ДОГАЛАР
Сәдака бирү һәм дога кылу тәртипләре.
Садаканы биргәндә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип бирергә кирәк.
Шулай ук сәдака ияләренә:
1. "Йә,Раббым Аллаһ, бу садакам уттан пәрдә булса иде"
2. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам фәрештәләрнең догасын алу өчен."
3. "Бу садакам начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен"
4. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам өзлексез гыйбадәт булсын өчен...."( тол һәм ярлы кешене карап торучы-Аллаһ юлында көрәшүче әҗерен ала, өзлексез ураза тотучы һәм төне буе намаз укучы әҗерен ала)
6. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам авырулардан саклану, шифа табу өчен"
7. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам гөнаһлардан чистарыну өчен."
8. "Бу садакам мәхшәр мәйданында садака күләгәсе булдыру өчен."
9. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам кабер газабыннан саклану өчен"
10. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен"
11. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен"
12."Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам калеб катылыгыннан имин булу өчен, күңел йомшасын өчен."
16. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам үкенечкә калмасын өчен..."( изге гамәлләр кылмаган өчен)
17. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам җәннәттә садака капкасыннан чакырсыннар өчен..."
18. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам начар кешеләрдән саклану өчен...."
19. Бу садакам Аллаһ мине игелекле, тәкъва кылсын өчен...."
20. " Бу садакам Аллаһ мине тәүбә итүчеләрдән кылсын өчен...."
21. "Бу садакам Аллаһ миңа юмартлык дәрәҗәсе бирсен өчен...."
22. "Бу садакам Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен"
23. "Бу садакам Аллаһ минем телемне начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән сакласын өчен" - дип, тә бирергә була.
🤲Сәдака биргәч укыла торган татарча дога:
رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّآ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ العَلِيمُ
🤲"Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим."
🤲(Әй, Раббыбыз! Бездән аны кабул ит, чөнки Син Ишетүче һәм Белүчесең).🤲
1.Иң беренче сәдака догасы укыла:
“Әллаһүммә хфәз сәхибә һәзиһись сәдакати гәнил әфәти вәл вәлиәти вәгъфир зунувәһу вә әккид, имәнәһу вә аксыйр әмвәләһу вә вәффикһу гәлә хәйри мәкасыйдиһ”.
Йә, Раббым! Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, Пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп, Ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаларын үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә Аллаһ Тәгалә уйламаган җирдән киң ризыклар, хәләл маллар, ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә сезләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларыгызның рухларын шат кылса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә хәер биргәндә күңелегездә нинди изге морад-максудларыгыз булса, хәерле, изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә Аллаһ Тәгалә сезгә юмартлар дәрәҗәсе биреп, кыямәт көнендә үз малыгыз булса иде, үзегезне каршы ала торган нур булып, тәмуг утына пәрдә булса иде.
Йә, Раббым! Ошбу сәдака бирүчеләрне афәтләрдән сакла, аларның малларын арттыр, хәерле максатларына ирештер, аларның гөнаһларын гафу ит һәм дә аларның иманын куәтле кыл. Әәмиин.
Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү вә фил әхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәбәннәр.
Әәмиин🤲🤲🤲
🤲СӘДАКАЛӘРГӘ ДОГА КЫЛУ
🤲Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп, ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаләрен үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ Сүбехәнә вә Тәгалә уйламаган җирдән киң ризыклар, хәләл маллар, ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә сезләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларыгызның рухларын шат кылса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә хәер биргәндә күңелегездә нинди изге морад-максудларыгыз булса, хәерле, изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ сөбөхәнә вә тәгалә сезгә юмартлар дәрәҗәсе биреп, кыямәт көнендә үз малыгыз булса иде, үзегезне каршы ала торган нур булып, тәмуг утына пәрдә булса иде. Әәмиин🤲🤲🤲
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1