Әйбәт елан (2)
Кызы әнисенә фатирдан үз өлешен бүлеп алырга теләвен әйтте...
(Ахыры.)
‒ Кайда яшәмәкчесең? Кем көтеп тора сине? ‒ дип, бераз сүрелә төшкән әни кеше, кызы белән аңлашырга теләп.
‒ Егетем, ‒ дип кырт кисте Зинә. ‒ Бар, чык минем бүлмәдән, сиңа карарга җирәнәм!
Нәсимәнең бик кычкырып елыйсы килсә дә, түзде, Дәүләтен куркытудан курыкты. Баласының сөт исе аңкып торган киеме белән үзенең йөзен каплап, тавышсыз гына балавыз сыкты.
Зинә булмаган егете янына түгел, дәү әнисенә күченеп китте.
Берничә көннән чакырылмаган кунак ‒ майламаган коймак ‒ кире килеп, әнисенә фатирдан үз өлешен бүлеп алырга теләвен әйтте.
‒ Үз өлешең? Нинди хокугың бар синең бу фатирга? ‒ дип гаҗәпләнде, үзсүзле кызына карап шаккаткан Нәсимә.
‒ Өчтән бер өлеш ‒ минеке! Миңа нәнәм барсын да аңлатты! Мин ипотека алдым, хәзер миңа акча кирәк. Хәзер үк бир, юкса, Дәүләтеңә калдырачаксың.
‒ Минем фатирга синең бернинди дә хокукың юк. Аны миңа әтием калдырды, мин аны гомеренең ахырына кадәр тәрбияләдем.
‒ Хокукым бар! Өчтән бер өлеше миңа яздырылган. Акча бирергә риза булмасаң, риелторларга сатам, алар үземә тиеш бүлмәгә кеше кертәчәкләр.
Нәсимәгә ахирәте кызының янаулары дөрес булуын, теләсә, чыннан да шулай эшли алуын төшендерде.
‒ Син аңа, өлешеңне мин үлгәч, алырсың, диген, ә Дәүләтнең үзенә өлеш таләп итә алмавын аңлат. Ничек тә аңлашып, килешергә кирәк бу очракта. Юкса, очына чыгарга охшмагансыз, ‒ дигән киңәш ишетте.
Зинә килешергә теләмәде.
‒ Яхшы, кызым, сат! ‒ Нәсимә, көтмәгәндә, катгый карарга килде. ‒ Мин бармакка бармак та сукмыйм. Барлык мәшәкатьләрне үз өстеңә ал, сат. Гаделлек бар ул, минем әтием күктән синең ниләр майтарганыңны күзәтеп торыр, бу фатир сатыла торган түгел! Моңа аның ризалыгы юк!
‒ Ярый, карарбыз!
‒ Син түгел, кызың ‒ елан, ‒ дип сүз кыстырды Таһир, үзләре генә калгач. ‒ Аңлап тора, безгә аның өлешеннән башка яшәр урын юклыгын, ипотека алырга мөмкинлегебез юк. Безгә бирмиләр...
‒ Минем кызым турында башкача алай әйтмә, ‒ дип, Нәсимә аны әйтереп бетермичә бүлдерде, канатларын җәеп чебиләрен карчыгадан саклаган коштай, Зинәсен яклады. ‒ Барыбызның да барлыкта яшисе килә. Кеше бәхетеннән көнләшмибез. Тормышта язмыш бүләкләрне сирәк бирә. Миндә алар күп ‒ өчәү: фатир, син һәм Дәүләт. Кызымныкы әлегә берәү дә юк.
‒ Бигрәк киң күңелле дә инде син Нәсимә, ‒ дип, башын чайкады чарасыз калган ир кисәге. ‒ Бөтенесен гафу итәсең, бөтенесенең хәленә керәсең...
‒ Нәрсә син, матурым, мин кыз ‒ елан, мин елан ‒ әни, ‒ дип, көлгәндәй итте бер бөртек җылы сүзгә кәефе күтәрелгән Нәсимә.
‒ Ну елан, тешләшми торган елан. Нинди була әле ул?
‒ Кәлтә еланымыни? Тузбаш микәнни?
Таһир андый еланнарны каян белсен. Әнә бит чакмый торган, дия дә белми, матур итеп, тешләшми торган, ди.
‒ Ну елан инде. Теше дә юк, үпкәләми дә. Үзен таптап та китәләр. Ул фәрештә кебек барсын да саклап йөртә. Өйгә ияләшсә, аңа тияргә ярамый... Әйбәт елан, ‒ Таһир урыныннан торып, хатынына өстәлдәге юылмаган савыт-сабаларны җыештырырга булыша башлады.
‒ Яшибез, ‒ дип, сөйгәненә карап елмайды хатын.
Көннәр, айлар үтте, ә фатир сатылмады.
Әтиләре йолдызлар төпкеленнән әкиятләрдәге Ак еландай киң күңелле, изге җанлы Нәсимәсенә карап елмайды. Ул кызына тәкъдир тарафыннан бирелгән өч бүләкнең дә саклануын теләде. Барсы да аныңча килеп чыкты...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1