КУҢЕЛДӘ ТОРГАН - ИЗГЕ БУРЫЧ !
Көннәре шулай бер төсле генә узып торса да, улыннан бер хәбәрдә булмавы, куңелен кырып тик тора иде бит. Ул узенең шик - шөбһәләрен, аның янына килеп ярдәм итеп йөрегән Найләгәдә сөйләп алды. Тик ул нишли алсын инде, Хәнифә апасын юатып - тынычландырудан башка. Купләп ир - атларның тимер табутка салынып кайтуларын, якын тирәдәге авыллардан байтак егетләрнең узләре теләп сугышка китуләрен сөйләсә, Хәнифәнең хәзер инде шул киткән егетләр өчендә борчыласын белә иде бит ул . Менә бугендә ул, узенең көндәлек эшләрен тәмамлап бетугә, Хәнифә апасының аны чәй эчерми кайтармасын белгәнгә курә, өстәлгә узе чәй әзерли башлады, икмәк кисте, төрле вареньеларын чоландагы холодильнигыннан кутәреп сөйләнә - сөйләнә кереп килгән Хәнифә апасына карап алуга, моңа тиклем курмәгәндәй кабат кузләрен салуга, аның ни тиклем бирешкәнен - картаеп киткәнен курде. Улыннан бер хәбәрдә булмау, аны шундый хәлгә төшерде бит. Найләнең йөрәген нидер чеметтереп утте, куз алдына да китерергә курка иде ул, әгәрдә Хәмит турында кем генә булса да, аның - "хәбәрсез югалуы" турында әйтсә, бичара ана белән ниләр булачагын . Хәнифә апа нидер сизенгән кебек, бер катгый карарга килеп, Найләгә читләтеп кенә суз башлады :
- Найлә, син минем тавыкларыма азык, су куеп торырсың инде, яме ! Куршемнең яшь баласы бар, аңа кушсамда, баласын ташлап керә алмас ул . Син бит беләсең, бар нәрсәнеңдә тәртибен, минем сарайныда - өйнедә сиңа тапшырып торырмын инде диде . Байтактан, халык арасында, Хәмит хәбәрсез югалган икән дигән хәбәр чыгу белән, барысында кисәтеп куйды Найлә, әйтми торырга Хәнифә апага, дөрес хәбәрме юкмы, ул аның холкын белә иде бит, бу хәбәрнең аны аяктан егачагын . Хәнифәгә кичә кич тавыкларын ябып йөрегәндә, элекке укучысы Хәмитнең бер классташы килеп керде, керу белән килеп кочаклап алды да, елый - елый сөйлидә башлады, эчеп алса гел шулай кереп укытучысының хәлен белми калмый иде . Апа ничекләр бу югалтуга тузәргә, без Хәмит белән ун ел бер парта артында утырып укыдык бит. Хәзер ул юк, гәудәседә узедә дигән сузләрен, ничектер аңа кагылмый торган, гуя ул аңа, Хәмите турында тугел, бер чит кеше турында хәбәр сөйләгән кебек кабул итте ана. Кич житеп, йокларга яткач кына, аның аңына, егетнең әйткән сузләре барып житте. Нишләп аның Хәмите югалсын икән, шундый көчле аның Хәмите, акыллыда - изгелекле, аз гына буш вакыты булдымы урман гизергә, кышын чаңгыда шуарга, еракларга йөреп кайтырга яратыр иде, төрле кырагай хайваннар - кошларны куреп . Кайтып кергәч әнисенә исе китеп сөйләр иде ниләр куреп йөрегәнен. Ходайның көдрәте киң, аның бердәнбер газиз улын тартып алмас, юк - ышанмыйм .....
Хәбәре юк , улың югалган дип
Әйтмәгез сез, миңа - "Кешеләр"!
Мин кайтырмын, көт әнием дигән
Улымның сузләре исемә төшәләр !
Хәнифә апасы аңа бернәрсәдә сөйләми генә, һәр вакыттагыча төрле авыл хәбәрләрен сорашып утыргач, әлдә син бар әле дөньяда, жырдагыча Найлә кызым, ачкычныда беләсең кайда куйганны, мин өйдә булмаган чакларда, минем дөньямны син карап торырсың инде диюенә, Найлә ризалыгын белдереп баш какты. Димәк кемдер әйткән булыр Хәнифә апага, ниндидер явызының теле барган, азагы ни белән бетәрендә уйламаган, шундый моңсыз кешеләрдә була бит дөньяда дип уйлап, Найлә чәй өчен рәхмәтен әйтеп кайтырга кузгалды . Ул белми иде әле, Хәнифә апасының улын эзләп ерак сәфәргә чыгып китәсен дә, соңгы минуткача ышанмыйча аны эзләргә тырышуында. Ана йөрәге тик баласы өчен генә тибеп, аның өчен уткада - сугада керергә әзер тора, гомерен дә кызганмыйча, соңгы минуткача газизе өчен көрәшә бит.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2