КУҢЕЛДӘ ТОРГАН - ИЗГЕ БУРЫЧ ! Бу дуртенче өлеш Куңелдә торган - изге бурыч дип аталган (повестымның) дәвамы. Хәнифә ничек юлга чыгарга да, кем белән киңәшергә дә белми торды . Аның узенең алдына алган максатлы юлын утәп чыгар өчен, көче дә сәламәтлеге дә житәрлек булганын сизә иде ул. Тик менә шул тиклем ерак, бер белмәгән - бер курмәгән якка барып житәргә тәвәкәллек кенә тугел : акчасы да, юлына ашарга да алып, юлдаш та кирәк булуын ныклы аңлый иде. Шуңа курәдә ул, иң беренче сельсоветка мөрәжәгать итәргә булды, аның анда узе укыткан укучылары эшләу сәбәпле, Резеда исемле секретарь кызга узенең, монда килу сәбәбен аңлатты . Узе китмичә берсенәдә сөйләми торырга кушып, тынычланып чыгып китте ул сельсовет йортыннан . Резеда Хәнифә апасын ныклы белгәнгә курә, иртәгә барында белешеп, бу проблеманы утәргә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде . Озакламый сугыш барган якларга халык ярдәме белән жыелган киемнәр - азык, ургән сеткаларын алып китәргә тиеш булган машинаны һәм анда барган егетләрне куреп сөйләшергә булды, аның ничектә укытучысына ярдәм итәсе килә иде . Узедә әни кеше буларак ул аны аңлый иде, тик мондый адымга баруын хупламасада, кире уйламаячагын белеп торганга курә, укытучысы өчен зур горурлык тойгысы кичерде. Икенче көнгә ук иртән Резеда аны чакыру белән, Хәнифә килеп тә житте . Сугыш барган якларга "изге ярдәм" алып бара торган команда егетләре аны куру белән, башта ничектер каушап киттеләр. Чал чәчләре, яулыгы читеннән куренеп торган олы яштәге укытучы апалары, аларның куңелендә бер яктан ялләу хисе уятса, икенче яктан соклану хисе кичерделәр алар, аның сугыш барган якларга сәфәргә чыгарга әзер торуын ишетеп . Аларның янында бер кешегә урын бар иде, Резеданың узенең ире дә, водитель булу сәбәпле, укытучы апасын карап кына йөретергә ныклы суз бирде хатынына. Мин уз теләгем белән, йөрәк кушуы буенча барам балакайлар ! Аңлагыз мин улым йөрегән урыннарны куреп, аның кебек ук сугыш яланыннан яраланып, госпитальдә ярдәмгә мохтаж булып яткан солдат егетләргә ярдәм итәсем килә. Газиз улларыбыз кулларына корал тотып илебезне яклаганда, без шундый эшкә, кулыбызда - көчебездә житкән аналар, читтә кала алмыйбыз диде Хәнифә .
Шундый гади генә йөрәк сузләрен ишетеп, егетләр тынып калды. Тик бер генә кабатта, ул улының хәбәрсез югалып, шуңа аны эзләп китеп баруы турында суз кузгатмады. Ул аның өчен исән иде . Хәнифәнең әтиседә Бөек Ватан сугышына 1942 алынып, хәбәрсез югалды дигән хәбәре килгән, бәләкәч кенә кызы белән, әнисе көндә аннан хәбәр көтеп яшәделәр, ул Ватан сугышыннан соң япон сугышына да эләгеп озак йөреде. Бер көнне көтмәгәндә, кукрәгенә орден - медалләрен тагып, протез аягын чак сөйрәтеп ишектән килеп кергән солдатка карап Хәнифәдә әниседә тын калдылар . Ул сугышка киткәндә өч яштә генә калган Хәнифә, аны танымыйча куркып әнисенә барып сыенды. Әтисе аркасыннан яратып, кызын кочагына кысты, кузендә куренгән яшләрен гимнастерка жиңенә сөртеп, агач аягын сәкегә сузып салды, кызчык ятсынып кына, әнисе, әтиең бит кызым, бар дигәнгә, шул хәрби киемдәге кешегә, әтием дип барып кочаклады, аннан тәмәке исе катыш, дару исе сеңеп бөткән иде, аңа атасы аркасына аскан чепрәк янчыгыннан алып, госпитальдән юлга дип бирелгән шакмак кара икмәк, һәм бер кисәк шикәр кисәге бирде, беренче кабат шундый икмәк белән шикәр кисәген куреп кызчыкның кузенә яшләре тыгылды, ачлык узәкләренә уткән иде бит, аталары югалган балаларга, бер нинди дә туләу булмаганга курә, алар бик интегеп яшәделәр, әнисе эшкәдә йөреде, кызын ач итмәскә тырышты, тик кәжәләре булу гына аларны ачлыктан коткарды. Атасы, әнисенә ике консерва да чыгарып биргәнен, Хәнифә курмәде, ул шул вакытта әтисе биргән икмәген,бер кисәк шикәрен бәләкәй генә ябык куллары белән кукрәгенә кысып сәке читендә йоклап киткән иде инде. Әнисе кызын кутәреп алып, икенче сәкегә илтеп салды да, иренә чәй әзерли башлады. Шул арада кәйнәседә, куршеләре фронтовикның кайтуын ишетеп ишектән килеп керделәр.
Тик сугышта алган яралары аларга бәхетле гайлә булып яшәргә бирмәде. Хәнифә әтиле булуның нинди рәхәт икәнен, ә Галия ирнең ни икәнен тоя гына башлауга, аяусыз Әжәл аларның кадерле кешесен тартып алды, Галия биш ел буена ялгызлыкта яшәп, кабат тол хатынга әйләнде, узен - баласын әле дөньяга туачак сабыеның, тумас борын ук ятимлеккә дучар булачагын, куз алдына китереп эче әрни, йөрәге өзелә иде. Кайтуына бер ел дигәндә, Хәнифә мәктәптә, әнисе фермада эштә булганда әкрен генә утеп китте яралы солдат, яралары бик авыр булганга озак яши алмады ул туган жиренә, авылына кайтып.
Сагынып каршы алып, кургәндәй дә булмадылар алар бер - берсен, ул сугыштан кайтканчы усеп, зураеп бөткән кызы Хәнифәсен сөеп туя да алмады әтисе .
Әнисенең төннәрен, кызына сиздермәскә тырышып, мендәренә капланып йылаганын Хәнифә гел ишетә иде. Атасы улеп китеп дурт ай дигәндә, әнисе бәләкәй генә, атасына охшап торган шундый ук кап - кара чәчле малай алып кайтты. Ул тыныч кына булып усте, гуя сабый өйдәге хәлне сизеп, әнисенә эшкә, апасына укырга барырга кирәген сизеп, шулай шым гына яткан, тавыш тын чыгарып шыңшып ятмады ул. Кирәк булганда, олы яштә булуына карамастан әтисенең әнисе карашты балаларны. Унынчы яше белән киткән Хәнифәсе дә апарук кул арасына керә башлап, әнисенә зур ярдәмче иде, эшендә дә - өйдәдә тулысы белән кызына таянды яшь хатын. Ул ябыкты, бите сулышып китте. Коры гәудәсе генә калды, бер көн аларга мәктәп директоры булып эшли башлаган, сугышта бер аягы , бер кулы өзелеп кайтсада, мәктәптә укытучылар житешмәу сәбәпле, берничә фәннән балалар укытып йөрегән укытучы абыйлары килеп керде. Әнисенә ныклы гына әйтер сузе булганга курә, Хәнифәгә, туганын алып тышта йөреп торырга кушты да, яшь хатынга карап суз кушты. Беләм Галия сеңлем хәлегезне, ялгызыңа гына ике бала устеруе авыр икәнендә аңлыйм, бер сездә генә тугел мондый кайгы, бу бит бөтә ил өстенә төшкән авыр хәл. Хәзер гел кайгырып яшәп балаң укудан кала бит, шундый сәләтле - башлы Хәнифә, аны мәктәпне укып бөткәчтә, узем илтәм институтка, ул керәчәк менә курерсең, укып зур кеше булып чыгачак ул, тик уку кирәк аңа, аның артыннан улың усеп килә бит, узеңне кулга ал, балаларың өчен яшә, кара сабыеңа, ул синең өчен кайгырып укудан калып бөтте бит инде, алар фронтовик балалары. Хөкумәтебез ташламый ятим балаларны. Кирәк икән интернатка урнаштырырга ярдәм итәм, карый алмасаң дигәч, Галия куркып ук китте, инде балаларыда янында булмаса, яшәунең ни кызыгы кала соң. Ул шуңа курәдә, куркып - ялынып карады мәктәп директорына, гуя менә хәзер алып китәләр аның балаларын, ул суз бирде, моннан соң балалары өчен генә булсада узен кулга алып, тырышырга - укытырга . Кызы мәктәпне гел бишкә генә укып бөтеп, институтка керде, чыннанда Таһир абыйлары Хәнифәне узе алып барып урнаштырды, аның анда узе белән бергә сугышта булган, фронтофик дуслары укыта иде, элек бик общежитиеләр булмау сәбәпле, шул дусын кундерде ул, вакытлыча булсада Хәнифәне узләрендә яшәтеп торырга. Галия улгәнче, аңа рәхмәтләрен укыды. Узен соратып килучеләр булсада, башкача тормышка чыкмады, балаларын карады, укытты. Мәктәп директоры булып эшләгән Таһир абыйларының әйткән сузләре, биргән киңәше аңа гомере буена житәрлек акыл булды, ул аны балаларына да гел әйтеп килде.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4