Предыдущая публикация
Сорау
"Нигә гөл-чәчәкләр генә,
Бу дөньяны бизәми.
Чүп үләннәре үсүе,
Кирәкме ул, дәү әни?"
Онык сорау яудырганда,
Әзер булып кына тор!
Үземнең бит әрем белән,
Әрекмәнгә гашыйк чор.
Сабыем да хаклы кебек,
Матурлыкка омтыла.
Уе белән кечерткәннән,
Билчәннәрдән котыла.
Аңлатып бирдем бөртекләп,
(Азмы-күпме белемле).
Җаваптан разый калганы,
Карашыннан беленде.
Фәлсәфи уйларга чумдым,
(Бик күп түгел күләме):
"Иң мөһиме, күңелләргә,
Үсмәсен чүп үләне!
Шайтан таягы артык дип,
Килмик катгый карарга.
Нәфис дигән розаның да,
Шырпысы бар кадарга".
Люция Әблиева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев