Ай нуры. Повесть (4)
– Син үзең дə “кылчык” бит, Таймас, – дип сүзен дəвам итте Кəүсəрия. – Браконьерлар, комсыз адəмнəрнең тамагына кылчык булып кадаласың, бушлай килгəн мал исəбенə бирəнлəнергə ирек бирмисең...
(Дәвамы.)
Кылчык
Таймас иртəнчел кеше, Кəүсəрия дə йокы белəн дус
түгел, сəгать биш тулганда балык саклау инспекциясе яны-
на төшеп тə җиткəн. Фазылханов əзер иде инде, ханым
килүгə шундук көймəгə кереп утырдылар һəм томанлы
иртəне бик борчымый кузгалып та киттелəр.
Менə гаҗəп, ал да күренми, арт та, ə ике ярны əйтерсең дə
җир йоткан. Теге вакытта төнлə шулай булган иде, ə бүген,
инде көн яктыртуына карамастан, кояшның да кай якта
икəнлеген чамалавы авыр. Каймаклы сөтне хəтерлəткəн
саргылт томан күк патшасының нурларын мең, миллион
тапкыр чагылдырып-сындырып, бутап бетерə, шунлыктан,
ал да, арт та, һəр тараф бертигез якты күренə иде. Бу –
табигатьнең тагын бер тылсымы, матурлыгы.
Бераздан томан күтəрелə башлады. Менə гаҗəп, ул кай-
нап торган сөткə охшаш, əйтерсең, Идел бик зур казан
булып, бар суын буга əйлəндереп күккə күтəрергə тели.
Кəүсəрия бу манзарага сокланып барганда, янə бер ма-
турлык ачылды: ялт итеп иртəнге якты кояш чыкты. Əйе,
ул гадəттəгечə офык артыннан, томан өстендə түгел, ə
аның астында күренде. Моны Кəүсəрия болай аңлады:
инде күптəн көн туганлыктан, кояш томан аша күренмəгəн,
ə хəзер, җир болыты бераз күтəрелүгə ул əнə шулай аста
калган булып чыкты. Чалт аяз булырга ошый. Кояш һич ая-
мый күзлəрне чагылдыра, алга карарлык та түгел, җитмəсə
су өсте хас көзге, үч иткəндəй, əллə бар яктылыгын җыеп
Кəүсəрияне сукырайтмакчы. Томан баш өстенə менгəч, яр-
лар күренə башлады, тау битлəре куе урман белəн каплан-
ган, оек энəседəй төз наратлар буын киереп күккə сузылган.
Тик, аларнаң очлары, хəтта тау башлары күренми, чөнки куе
томан əле һаман баш очында эленеп тора. Бу өйрəнмəгəн
кешегə бик гаҗəп, хəтта сəер тоела, дөнья ничектер яссы-
ланып, басылып калган кебек, чөнки күк гөмбəзе юк.
Кəүсəрия искиткеч табигать манзарасыннан аерылып,
Таймаска карый. Гаҗəп кеше бит, үзе чандыр гына, кор-
сак дигəн нəрсəнең эзе дə юк, киресенчə, спортчылар ке-
бек какча, кояшта янган йөзе шоколад төсенə кергəн, ə
соры күзлəре дөньяга очкынлы елмаю белəн карый. Үзе
ягымлы, һəркем белəн уртак тел таба, эше шундый булу-
га да карамастан, күңеле тупасланмаган. Аннары, аның
белəн сөйлəшүе дə кызык. Еш кына сине аптырауда кал-
дыра. Кəүсəриянең Таймаска сынап каравы тиккə түгел,
менə шушы ир аркасында ул энесе белəн сүзгə килеште,
гомумəн, аңа хəл итəсе бар: йə Таймастан ерак тор, йə
инде аңа ныграк елыш та, гайбəтенə түз булып чыга.
– Син укытучы кеше, ояла бел! – ди Туктар.
Кəүсəрия аны аңлый, кемнең генə үз туганы турында
гайбəт сүзе ишетəсе килсен. Аннары, бераз гына мутлаша
да иде Туктар. Чөнки ул – браконьер, ə апасы – инспектор
сөяркəсе! Шулай килешəме? Сүзгə каршы сүз, Кəүсəрия үз
талəбен куйды:
– Ə син балык тотуыңны ташла. Башка кəсеп беткəнме?!
Миңа Таймасның бармагы да тигəне юк, ə син юкны сөйлəп
утырасың.
– Ялгыз ир юкка сырышмыйдыр əле, көт тə тор, хəйлə
ятьмəсен башыңнан ук каплар. Хəер, миңа димəгəең, аның
йорты зур, күченсəң, минем өчен яхшырак булыр.
– Аңламадым, ничек инде сиңа яхшырак, үз йортыңны
кая куясың?
– Асия белəн аерылырбыз, ахры. Башыма урын эзлəргə
туры килə.
– Əстагъфирулла! Ни булды тагын?
– Соң, хатын-кызның билгеле инде, барысы өчен дə мине
гаепли. Никарагуада җир тетрəсə, анда да синең этлегең бу
дияр иде, биллəһи. Кичə тагын талаштык.
– Нəрсə бүлештегез, атаң малынмы?
– Юк ла. Тамагына кылчык кадалган. “Мине үтерер өчен
юри ашаттың, дөмегеп кит!” – ди.
– Вəт-вəт, мин дə əйтəм бит, адəм көлдереп браконьер
булып йөрмə. Ə хатының бəрəңге ашасын, аның кылчыгы
юк.
Ара-тирə сөйлəшеп, табигать матурлыкларына со-
кланып бара тогач, елга буйлап кырык чакрымлап түбəн
төштелəр. Таймасның планы шундый иде. Кəүсəриягə
шушы байлыкларны күрсəтү, ял итү, кайтышлый инде бра-
коньерларны караштыру.
Ə елга буе үзгəргəн икəн. Кайчандыр биредəн Кəүсəрия
теплоходта үткəн иде. Ул чагында яр буенда сирəк-мирəк
кечкенə авыллар тора иде шикелле. Хəзер харап икəн.
Күп урында икешəр-өчəр катлы яхшы өйлəр калкып чык-
кан. Болар инде без белгəн йортлар түгел – коттеджлар.
Алар гүя яшəүдəн бигрəк, масаер, байлык күрсəтер өчен,
бу дөньяга мин хуҗа дип əйтер өчен əллə нəрсəлəр кылан-
дырып сырлап-киртеклəп эшлəнгəн. Кайберлəре хəтта су
өстенə басма-платформа эшлəп куйган. Андагы корылма-
ларны Кəүсəрия кечкенə өйлəр дип уйлаган иде, тик Таймас
боларның мунча икəнен əйтте.
– Бəй, юынтык суны кая түгəлəр, елга өстенə акмыйдыр
бит?!
– Елгага ага шул. Бик ансат, бернинди канализация
кирəкми.
– Соң, властьлар кая карый, моны ничек рөхсəт итəлəр?
Елга ярына ике йөз метрдан якын берни төзергə ярамый
дигəн закон бар бит.
– Закон ул кара халык өчен языладыр инде, Кəүсəрия.
Син гаҗəплəнмə, тиздəн шундый əрсез бəндəлəр елгалар-
ны, күллəрне бүлешеп алачаклар, кармакка балык капты-
рырга телəсəң, су хуҗасына башта акчаңны түлəргə кирəк
булачак.
Җəннəт бакчасыдай якты иртəдə сүзнең болайга боры-
луы икесенə дə ошамады, тукталып калдылар. Яңадан
элекке халəткə кайтырга телəп, Кəүсəрия җыр башлады:
Идел бит ул, Идел бит ул,
Идел бит ул, киң бит ул.
Караңгы көн, болытлы көн
Без аерылган көн бит ул.
Җырлап беткəч кенə Кəүсəрия исенə килде, Таймас
көймə моторын сүндереп куйган икəн. Болар елганың кап
уртасында тукталганнар да, олы хатын җилбəзəк кыз сы-
ман авыз күтəреп җыр суза, имеш. Ул оялып, кыенсынып
Таймаска караш ташлап алды. Тик анысы лəм-мим. Нəрсə
дисен, кояшны якты, җəйгорны матур дип мактап буламы-
ни. Яхшының кадере сүздə түгел. Таймас, хислəнеп, күкрəк
тутырып бер тын алды, Кəүсəриягə шул җитте – аңлады ул
үзенең җыры ничек тəэсир иткəнен.
Чибəр ханым җырлап күңелен хушландырды, кунак
ашы кара-каршы дигəндəй, хəзер инде Таймас яраткан
нəрсəлəр турында да сөйлəшəсе иде. Тик, нəрсə турында?
Озак уйларга туры килмəде, ир кеше: “Их, бүген корбан ба-
лыгы шəп элəгə инде!” – дип бер əйтүе булды, Кəүсəрия бу
сүзне элəктереп тə алды.
– Нишлəп əле сез, балыкчылар, гел шуны сөйлисез, ул
кай җире белəн өстен? Корбан дигəннəн, ни өчен алай
атыйлар, барча балык арасында шундый гаҗəп, “тəртə ара-
сына кермəгəн” исем кайдан килгəн?
Фазылханов як-ягына каранып алды. Браконьерларны
түгел, бер шəп фикер эзли иде ул. Башыңа төшсə, башмак-
чы буласың икəн, ул да, бабайларга ошатып тамак кырып
алды да, сүз башлап җибəрде.
– Соң, аның үз тарихы бар инде, кызым. Əкият дисəң дə
була. Ул бит шулай: чын хакыйкать заманасы үтү белəн
онытыла да, аннары аны əкият дип кенə җиффəрə баш-
лыйлар.
Кəүсəрия уенга кушылды.
– Сөйлə инде, бабай, зинһар өчен! Белəсе килə бит.
– Атаң сөйлəсен.
– Əй, ул сөйли белми. Син матур сөйлисең, бабай, йə
инде, ялындырма.
– Ялынырга тиешсең. Авыз ачып утырып кына гыйлем
эстəмилəр, əнə шулай ялын, мин сөйлəгəндə “браво”, “бис”
дип кычкыргалап тор.
– Кычкырырмын, кычкырырмын, сөйлə генə.
– Ярый, алайса, күндердең. Бик сагызлы бала булдың
ласа, сөйлəрмен инде. Тик, тыңлап утыр, тыңламыйча
боргалансаң, көймəдəн төрттем төшердем булыр. Бел, кы-
зыкай.
Кəүсəрия үзенең бик игътибарлы булачагын,
эндəшмəячəген белдереп, ике кулы белəн авызын каплады.
Таймас аңа башына килгəн беренче ялганны рəхəтлəнеп
“аудара” башлады:
– Борын-борын заманда кешелəр балык тота белмəгəн,
ди. Шуңа үлəн ашап, урманда җилəк-җимеш җыеп көн
иткəннəр, ауга йөргəннəр. Лəкин, тормыш үзгəрми тормый
бит инде, бервакыт əллə табигать ризык бирми башлаган,
əллə халык артык күп үрчегəн, лəкин шунысы рас – ачлык
башланган. Каза артык зураеп киткəч, күктəге Тəңре үзенең
урынбасары – Су алласына кешелəргə ризык бирергə куш-
кан. Күрəсеңме, бу мəҗүсилек вакытында ук булган. Су
алласы ни бирсен, балык инде. Төрле-төрле балыкларны
җыенга җыйган бу. “Йə, кем кешелəргə ризык булырга риза,
кем үз-үзен корбан итəргə əзер?” – дип сорый икəн. Барча
балык “ык-мык” иткəн, өнсез калган. Шуннан бирле алар
телсез инде. Лəкин Тəңре кушканны үтəргə кирəк, Су алла-
сы яңадан сорый:
– Йə, нишлəп эндəшмисез, кем кешелəрне коткарырга
тели?
Шулчак куркуыннан бер зур гына симез балык койрык
селкеп куйган, авызыннан “пылт” итеп һава күбеге килеп
чыккан. Моны Су анасы “мин” дип ишеткəн, чөнки “пылт” ул
балык телендə “мин” дигəн сүз икəн.
– Ярый, алайса, адəм балалары сине ашар, – дигəн дə,
бу турыда Тəңрегə хəбəр иткəн.
Күк алласы кешелəрне кармак бөгəргə, ятьмə үрергə
ничек өйрəткəндер, тик шуннан соң җир халкы балык тота
башлаган. Ə теге балыкны корбан балык дип атый башла-
ганнар. Менə шулай барлыкка килгəн бу исем. Тик, корбан
балык, тик тормаган койрыгым аркасында бəлале булдым,
шул койрыгым гел сөяк булсын, кешелəр ашый алмасын,
дип телəгəн. Телəге кабул булган, ахры, корбан балыгы
никадəр генə тəмле, симез булмасын, койрыгы барыбер
шау кылчык.
Кəүсəрия пырхылдап көлеп җибəрде.
– Нигə көлəсең, мин сиңа гыйбрəтле əкият сөйлим, ə син,
тиле бала, көлəсең?
– Гафу ит. Менə шул “кылчык” дигəн сүзең көлдерде.
Энекəшнең хатыны балык ашаган, шунда тамагына кылчык
кадалган. “Үч итеп ашаттың”, – дип əйтə ди. Менə хəзер
аңладым, Туктар гаепле түгел икəн, балыкта икəн бар гаеп.
– Дөрес, шулай килеп чыга. Димəк, киленең хəрəм ризык
ашаган.
– Шулайрак шул.
– Ярар, без хəлəл ризык ашарбыз. Минем Су иясе
белəн бераз əшнəлек бар, ул биргəлəп тора.
– Су иясеме əллə су анасымы? Ирлəргə ышанып бул-
мый…
– Нигə алай дисең, əллə, корбан балык шикелле, кылчык
койрыклы ирлəр очрадымы?
Кəүсəрия уңайсызланып куйды. Бу сорауга җавап бирмəс
өчен, карале, безнең як нинди матур икəн бит, дип сəбəп
тапты да шигырь көйли башлады:
Туфрагыннан мине яралткан да
Һава биреп Ходай сулаткан.
Өшегəндə ялкын бүлəк иткəн,
Сусаганда чишмə-су сарккан.
Ə җир үзе – җиһан киңлегендə
Нибары бер икмəк кадəрле.
Ул бит бишек, бишек зур булалмый,
Шуңа да ул безгə кадерле.
Бишеклəрне бала ташлап китə,
Ə җир – безнең өчен мəңгелек.
Яшим дисəң җирдə имин-аман,
Сакла аның үзен иң элек.
– Син үзең дə “кылчык” бит, Таймас, – дип сүзен дəвам
итте Кəүсəрия. – Браконьерлар, комсыз адəмнəрнең тама-
гына кылчык булып кадаласың, бушлай килгəн мал исəбенə
бирəнлəнергə ирек бирмисең.
– Тырышам да бит, Кəүсəрия, тик бик барып чыкмый шул.
Син менə бик дөрес əйттең: “Яшим дисəң җирдə имин-аман,
сакла аның үзен иң элек”. Əнə теге особняк хуҗалары ни
өчен монда төзенə дисəң, шул балыкка якынрак елыша бит
инде. Гади халыкка штраф салуы берни түгел, ə менə "яңа
урыслар" белəн көрəшүе, ай-һай, авыр.
Байлар-байлар бал эчə,
Безнең кебек ярлы халык
Ярга ятып су эчə,
диюлəре дөрестер инде.
Шул сүзлəр белəн инспектор көймəсен ярга борды. Учак
ягып җибəрделəр. Бик матур урын икəн, моннан бер генə
авыл, өй дə күренми, аулак. Гашыйкларга тагы ни кирəк.
Ир белəн хатын көн буена ял иттелəр, җилəк җыйдылар,
урманда йөреп килделəр, ə əйтелəсе сүз əйтелми дə
əйтелми. Ниһаять, бик тə иренчəклəнеп кенə, кояш байый
башлады. Ул кызарган, түбəнрəк төшкəн саен тау итəгендə
утырган Таймас белəн Кəүсəрия бер-берсенə ныграк якын-
лашты, гүя караңгылыктан куркучы ике сабый. Ə кич ис-
киткеч гүзəл иде. Мондый кичтə юк-бар сөйлəве шушы
гүзəллекне əлəф-тəлəф итү булыр иде – дəшми утырды-
лар. Төнге салкынлык калтырата башлагач кына ике ке-
шелек палаткага сыендылар. Баярак бер-берсенə якын
килергə курыккан Лəйлə белəн Мəҗнүн өчен ике кешелек
чатыр артык иркен дə булып калды əле.
Лəкин, Таймас кайда да Таймас, сəгать дүрттə көймəсен
елганың чоңгыллы бер урынына чыгарып якорь салды
да, балык кармакларга утырды. Ике сəгатьтə унлап балык
көймə төбендə ята иде инде. Берничəсен тиз генə тазар-
тып учак өстенə элеп куйды, ут тергезеп җибəрде. Бары тик
шуннан соң гына палаткага “җан” керде, кыздырылган ба-
лык исенə чибəр укытучы түгел, кем дə чыдамас иде.
– Бар, матуркаем, иртəнге пакь суда битеңне сафланды-
рып мен дə, өстəл янына рəхим ит.
“Матуркаем”. Нинди ягымлы сүз! Кəүсəриянең йөзе генə
түгел, бар булмышы елмая, көлə, балкый иде. Бу халəт
бəхет дип атала, белегез!
“Матуркаем”... Балаларга əйтелə торган сүз. Ə нигə,
Кəүсəриянең бала сыман иркəлəнəсе килмиме? Карале,
кешенең гомер буе əнисенең баласы булып каласы килгəн
кебек, кемнеңдер сөйгəне буласы да килə! Аһ, шулай гына
яшəсəң икəн!
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2