Предыдущая публикация
Янгын куркынычсызлыгы көне буларак, 30 апрель 1999 елда Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан игълан ителә.
Янгын сүндерүчеләрнең
Һөнәри бәйрәмнәре,
Котлыйк, әйдә, бергәләшеп,
Белә микән үзләре?
Ел әйләнәсе күзәтеп,
Саклык таләп итәләр,
Җитешсезлек булса әгәр,
Шунда ук кисәтәләр.
Янгын турында сигналлар
Бик сирәк яңгырасын,
Уттан калмый бер нәрсә дә,
Аллакаем сакласын.
Күзәтәләр, кисәтәләр
Эшлиләр алар армый.
Янгын чыгулар булмасын,
Уттан бер ни дә калмый!
Бәйрәм итәргә хокуклы,
Бүгенге көнне болар.
Гомерләрен дә кызганмый
Эш итәләр ич алар.
Фәймә Зайнуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев