Предыдущая публикация
КОРТ
Корт кайнатырга калын төпле кәстрүл яки казан кирәк. Сөт төпкә утырмасын өчен, үсемлек мае салып, кыздырып алам. Бераз суынгач, 3-4 л сөт салам, кайнап чыгар алдыннан 5-6 кг эремчек кушып, кызыл төскә кергәнче, болгата-болгата кайнатам. Аннан 200-250 г атланмай, 0,5 л өй каймагы һәм булса, катык та өстим. 2 кг шикәр комын ахырдан, суы бетә башлаганда гына кушам, иртә салсагыз, катып китәчәк. Корт 4-5 сәгать кайный. Әзер кортны вак тишекле иләк аша сөзәргә. Чәй белән эчәргә дә тәмле йомшак корт килеп чыга.
Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНА, Олыяз авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев