🗣🗣Беракыт күршем Бибинур кергән. “Ахирәт, әйдә Тәтешкә барып кайтыйк әле, кодагый кунакка дәшкән”,– ди. Алып барырга күчтәнәчем дә юк инде, мәйтәм. “Күчтәнәч тә кирәкми, берни кирәкми. Миңа иптәш булсаң, шул җитә. Әйдә, җыен! – дип өстемдә торгач, ризалаштым инде. Үтүк җимерелгән иде. Төзәттереп кайтырмын дип, аны бөктәремә салдым да, чыгып киттем. Яратам мин кунакка йөрергә.
Олы юлга чыгып, Апас автобусына утырдык. Бераз гына бардык та, автобус туктады. Йөртүчесе билет җыеп йөри.
— Сезнең билетыгыз кая?
— Пенсионерлар түләми дип ишеткән идем, улым, — дим.
— Белешмәгез бармы?
Бу сорауны ишетүгә, Бибинур кесәсенә кереп китте. Ниндидер кәгазь тартып чыгарды. Шундагы язуларны укыгач, аңа бүтән бәйләнмәде йөртүче. Минем теңкәгә тиде инде. Оек балтырындагы сәдәкага дигән акчаларымны чыгарып бирергә туры килде.
Ә Бибинурга үпкәләдем. Кеше алдында оятка калдырды. Әйтмәгән шунда алданрак, белешмә кирәк дип. Алай да сорап куйдым:
— Кайдан алдың син ул кәгазьне?
— Авыл идарәсеннән, — ди.
Күзгә карап ялганлый бит, ә! Мин белми дип белә, ахрысы, белешмәне хастаханәдә биргәннәрен. Шуннан юл буе сөйләшмәдек.
Тәтешкә барып җитүгә, Бибинурымны калдырып, хастаханәгә йөгердем, белешмә алырга. Ул кунакка үзе генә китте.
Хастаханәнең “Белешмә” дигәнен эзләп таптым. Анда: “Башта табибларга күрен, аннары бирербез”, — диделәр.
Бүлмәләр күп анда. Кайсына керергә дә белмим. Барысына да чират торалар. Кайда кеше күберәк, шунда барып утырдым чират алып. Мондадыр, мәйтәм, белешмәнең әйбәте!
Бер хатын белән сөйләшеп киттек.
— Әби, кай җирең авырта?
— Бер җирем дә авыртмый.
— Ник табибка килдең соң, алайса?
— Белешмә кирәк, — дим.
— Авырмыйча белешмә алыр өчен бераз төртергә кирәк бит. Болай гына бирмәсләр.
— Төртербез инде, төртә беләбез, — дигән булдым. Алай да сорап куйдым:
— Ничек төртәләр соң аны, — дим.
—Аласың да бирәсең инде, әби. Алар ияләшеп беткән. Кайсы кеше сумкасы белән генә бирә, — ди.
Чиратым җиткәч, кереп бастым табиб каршына.
— Әби, нәрсәдән зарланасың?
— Йөртүчедән. Автобус йөртүчесеннән.
— Уйнап торырга вакыт юк. Нәрсә кирәк сиңа?
— Белешмә.
Күзләрен шарландырып карап тора бу. Төрткәнне көтәдер, мәйтәм. Якынрак килдем дә... “шалт!” тегенең кабыргасына берне. Озакка сузмый тагын берне төрттем.
— Әби, бар чыгып кит! — дип куалый башлады бу мине.
Әзрәк төрттем, ахрысы, мәйтәм. Күп уйлап тормадым, сумка белән башына берне кундырдым. Теге хатын әйткәнчә, “сумкасы белән бирдем”. Күзеннән утлар күренде табибның. Катырак бәрдем, ахрысы. Маңгаенда үтүк эзе дә күренә.
Тавышка табиблар йөгерешеп керде. Икебезне ике бүлмәгә алып киттеләр: аны – хирургка (әрләргәдер инде, белешмә бирмәгән өчен), мине – невропатологка.
Ә бу табиб әйбәт булып чыкты. Шундук белешмә язып бирде.
Исхак Фәйзуллин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7