ҖИЗ КОМГАН. 3 БҮЛЕК
----------------------
Әле, тыныч тормышта күргән бер юк кына хәлне еллар буена оныта алмыйча интегәбез. Ә андагы башка сыймаслык хәлләр!? Аларны инде, үз җилкәсендә татыган егетләр үлгәнче онытмаслар.
Әйе, нәкъ шулай. Менә Марат та, әйләнеп кайтуына ике ел вакыт узып баруга карамастан бер минутка исеннән чыгара алмый ул чакларны. Көндез туганнар белән бераз онытылып тордым дисә дә, йоклаганда тагын төшләрендә күреп куркып уяна.
Әле ярый, янында яратып йөргән кызы Сабира күңелен күтәреп, онытылып торырга ярдәм итә иде. Ләкин менә ул да соңгы көннәрдә ничектер сүрелеп китте шикелле. Кайчандыр өзелеп яратам дип, вәгъдәләр биргән кызның үз үзен тотышы үзгәрде. Күз карашы салкынайды. Бәлки берәр күңелсез хәл булгандыр, дип өметләнсә дә, тора-бара Марат эшнең нидә икәненә тиз төшенде. Юук,юк, үпкәләмәде егет. Еламады, ялынмады да. Тыныч кына аерылды алар.
Беләм Сабира, диде ул бер кичтә. Мин гарип белән гомер буе интегәсе булыр дип, куркасыңдыр. Һәм дөресе дә шул бит. Мин сиңа үпкәләмим, яраткан кешең белән бәхетле бул.
Мин дә яраткан идем сине, Марат. Ләкин, әни бит..
Юк, юк, зинһар, Сабира аклана күрмә. Гел дә минем янга килеп йөри алмассың бит. Үзем сине хәттә озатып та куя алмыйм.
Ә нинди бәхетле идек без Марат. Нәрсә булды безгә? Мин сине яратам бугай әле..
Бер сүз әйтмә, дип кычкырып җибәргәнен сизмичә дә калды Марат. Сабира, сизеп торам, бу хәзер синең ярату хисе түгел, җәллисең син мине. Инде кайчаннан бирле минем кочаклаудан качасың, үбеп алуыңны көтмим дә инде.
Сиңа шулай тоела гына ул..
Юк инде, Сабира. Минем аягым булмаса да, күзләрем, җаным бар бит. Күрәм мин барсын да күрәм, сизәм. Бер беребезне алдамыйк, яме, матурым.
Бәлки шулайдыр ла, ләкин, Марат, гаеп миндә генә түгел. Аңлыйсыңмы, син дә бик үзгәрдең. Элеккеге мин өзелеп яраткан егет түгел син хәзер. Сөйләшмисең, көлмисең.
Менә шуңа күрә башканы ярат! дип әйтәм дә инде мин, Сабира. Син дөрес әйтәсең.Чынлап та, сугыш бик үзгәртте безне. Мин дә бик-бик үзгәрдем. Кем белә, бәлки, тора бара үз халәтемә кайтырмын. Ләкин, кызганычка каршы хәзер түгел. Протезда йөрергә өйрәнеп киләм менә. Тиздән укырга керергә исәп.
Укырга?
Әйе, Сабира, укырга. Әнием кебек врач буласым килә. Әле менә син килерсең. Мараат, башым авырта, нишлим микән?дип.
Икәүләшеп көлеп алдылар да, көтмәгәндә Марат кызны кочагына алды. Ә мин сине бик-бик яратам, Сабира, диде егет. Армиядә бик авыр вакытларда да сине сөю хисе яшәргә көч бирде миңа. Мин сине бер вакытта да онытмам, матурым. Ә хәзер хуш, сау бул. Теге яраткан егетеңә сәләм әйт.
Кем әйтте инде? Маратның кыек атып туры тидергәнен аңламыйча, матур көрән күзләрен егеткә төбәде Сабира.
Юк, әйтмим, бик көнче ул. Аннары мин түгел, ул үзе йөри.
Һее, үзе йөри дисең инде алайса. Көнче значит..
Шул вакытта Маратның күңелендә бер кыл тартылып куйгандай булды. Әйе, әйе, өзелергә җитеп тартылды. Ләкин, өзелмәде ул кыл һәм өзелмәячәк тә. Чөнки егетнең мәһәббәте мәңгелек иде.
Ярар, Сабира матур, хуш иркәм. Бәхетле бул. Мин күргәннәре берәүгә дә күрергә язмасын.
Икесенә дә бик авыр иде бу минутларда. Сабира үзе дә икеләнеп калгандай булды. Һаман да ярата түгелме соң әле Маратын? Юук ла инде, юк. Марат дөрес әйтә, чынлап та жәлли генә бугай ул аны. Аның язмышы Ринат хәзер. Тиздән кияүгә чыгар, Казанда яши башларлар Аллаһ бирсә..
Сабира егетнең кочагыннан чыгып, соңгы тапкыр күтәрелеп карады да, бакча артына салынган ызан буйлатып өйләренә йөгерде.
Миңа рәнҗемә, Марат, диде ул, саубуллашып. Син дә бәхетле бул.
Мәхәббәтләренең шулай бетәсен йөрәге белән сизеп йөрсә дә, моңа әзер түгел иде әле Марат. Ачык яралары өстенә тагын бер яра өстәлде.
Хуш инде мәңгегә, хуш инде
Китә яз, китә наз, кыш инде..
Ирексездән атылып чыккан күз яшьләрен сөртергә дә онытып, Марат әле озак уйланып утырды. Бәлки кире әйләнеп килер әле, дигән уй белән ызаннан күзләрен алмады егет. Ләкин, бер бәхетсез гел бәхетсез дип, аяк астына җилләр генә килеп егылдылар . Шул китүдән башка күрмәде инде ул Сабирасын.
Ә хыяллары нинди иде. Җитмәсә Маратның фамилиясе дә Сабиров иде бит әле . Әй, шуны әйтеп көлешкән вакытлар. Сабирова Сабира.
Нинди егет белән йөрисең микән инде, Сабирова Сабира, дип елмайды егет. Ярар, димәк шулай язган. Кем генә булса да бәхетле бул, кадерлем. Ә мин гомер буе сине генә яратып яшәрмен, сине генә..
Марат? Бакчадамы соң син?
Әәй, әни бер минутка күздән югалтмыйсың инде түлке.
Монда әни, монда диде Марат, тавышын күтәреп. Кил әле монда, бераз утырып алыйк.
Бәракаллау, каян чыкты әле бу сүзләр? Бер бер хәл булмагандыр бит, улым.
Анна бер кат бакча эченә, тирә-якка күз ташлап Маратка якынлашты. Ник улыым, Сабирова кая? диде ул шат елмаеп. Кайтып та китте шту ли?
Марат култык таягы белән җиргә төрткәләп алды да, сузылып киткән бәрәңге бакчасына карап сүзсез калды. Әнисенә аңлатырга сүзләр эзләдеме, уйларын тәртипкә китердеме, билгесез. Ике арада ниндидер бер киеренке тынлык урнашты. Хәттә чәң чәң килеп йөргән урам этенә хәтле, бакча артына утырып тын калды. Төнге күктә яшелле кызыллы утлар җемелдәтеп самолёт очты. Кайдадыр авыл очында саташып кычкырган әтәч тавышы ишетелде.
Бигрәк тыныч төн тагын бүген, диде ниһаять Анна апа, сүзне кайдан башларга белмичә. Болытлар асылынган, яңгыр явар ахрысы.
Әйе әни, яңгырга охшаган шул. Яусын әйдә, ансы да кирәк. Марат әле генә нәрсә әйткәнен дә онытып, Аннага борылды. Беләсеңме, әни, диде ул, тыныч тавыш белән. Без Сабира белән аерылдык. Бүгеннән егет белән кыз түгел без хәзер. Аныың...
Нәрсәә? Ни сөйлисең син улым. Андый мәхәббәт һич тә сүнәргә тиеш түгел иде бит улым. Сез бит, сез.. Анна кирәкле сүзләр эзләгәндәй кулларын селтәп алды, як ягына каранып, башын тотты.
Юк ла, ышанмыйм, диде ул шаккатып. Сабираны үзең куып җибәргәнсеңдер әле. Синең өчен җанын бирергә әзер булып йөри иде бит, җаным. И-и, Аллакаем. Тагын нәрсәләр уйлап таптың инде, я, бала?
Берни дә уйлап тапмадым әни, тынычлан. Үзең әйтмешли, шулай булырга тиеш булгандыр инде. Марат елмаеп, әнисенең дару исләре сеңгән кулын тотты.
Мин үзем дә болай килеп чыгар дип уйламаган идем, әни, диде ул, протез аягын тоткалап. Бездән генә тормый бит. Берәүләр аерыла, икенчеләр кушыла. Дөнья шулай барадыр инде ул, әни.
Язмышмы, ялгышмы аерылдык
Сөюнең тик калды көлләре.
Соң инде көзләргә керәбез,
Сулдылар мәхәббәт гөлләре.
Менә шулай әни. Безнең сөюдән дә көлләр генә калды.
Да-а а.. диде Анна апа ачкан авызын ябарга да онытып. Мин дә болай булыр дип уйламаган идем, Марат. Сабирадан да моны көтмәдем. Вәәт ышанып йөр син кызларга. Һее..
Юк әни, Сабираның һич кенә дә гаебе юк монда. Мин үзем шулай теләдем.
Нәрсә теләдең. Сөю гөлен аяк астына салып таптарга теләдеңме? Бәхет өчен көрәшәсе икәнен оныттың мәллә улкаем, ә? Нигә шулай тиз генә язмышың белән килештең. Ээх, үләрсең сезнең белән, билләһи менә, сүзем юк.
Анна, Маратка сүз әйтергә дә ирек бирмичә тезеп китте.
Менә безгә кара син. Арага күпме керделәр. Берсе тракторист - майлы Крис, дип җанны әрнетте, атаң ягы :керәшеннәрне өйгә кертмим дип, буран уйнатты. Без бит берәүгә дә карап тормадык улым. Үкенмибез дә, Аллаһка шөкер, бездән бәхетле гаилә дә булмагандыр әле авылда.
Тукта әле, әни. Каян болай сөйләшергә өйрәндең соң әле син? Марат көчле кулы белән әнисен кочаклап алды. Безнең язмыш бөтенләй башка бит әни,диде ул, тынычланып бетеп. Минем эчтә нинди утлар янганын берәү дә белми шул. Авыр әле миңа, бик авыр. Бәлки тора бара хатирәләр тоныкланыр, әнием, ләкин хәзер генә түгел. Сабираны да бәхетле итә алмам. Үзең уйлап кара. Яраткан кешеңне капка төбенә дә озатып куя алмагач, нинди егет инде син. Ну, ни диярсең?
Белмим улым, бел - мим. Ул кыз урынында булсам, тырнагым белән җир тырнар идем, ләкин мәхәббәтемне ятларга алыштырмас идем. Яраткан кешең белән ничек шулай тиз генә хушлашып булсын ди инде? Аңлый алмыйм, Марат. Башка сыймый.
Әни, тыңла әле. Сабираны гаепләргә ашыкма.
Йөрәгендә ут янса да, яраткан кызын якларга җылы сүзләр эзләде егет. Әйттем бит инде, гаеп миндә дип. Әле менә укырга керә алсам, биш ел укыйсым бар Аллах бирса. Барда яхшы булса, аның белән генә дә тукталып калмам. Сабира мине көтеп кырыкка җитсен мени, әни. Менә хәзер өйләнергә дә бөтенләй әзер түгел әле мин. Шулай булгач..
Ансы да бар инде, Марат. Бәлки дөрес карар да кабул иткәнсеңдер.
Дөрес әни, дөп дөрес. Марат матур гына көлеп таякларына таянды. Менә күрерсең әни, диде ул, көр тавыш белән. Күрерсең әни, мин дә сезнең кебек бәхетле булачакмын. Ә хәзер әйдә, өйгә керик.. Салкын йөгерә башлады..
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6