ЧӨГЕНДЕР ТИЗРӘК ПЕШСЕН
Чөгендер тизрәк пешсен өчен, моның берничә серен белергә кирәк.
❗Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга.
❗Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябарга кирәк. Болай ул сусылрак, тәмлерәк була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.
❗Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк. Баллы булмаса, суына аз гына шикәр комы кушарга мөмкин.
❗Тизрәк пешсен өчен, 10 минут кайнаган саен ярты стакан салкын су өстәп торырга була.
❗Суын саркыткач, өстенә салкын су агызыгыз. Кискен температура аермасы чөгендерне йомшарта, болай аның кабыгы да җиңелрәк әрчеләчәк.
❗Чөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибәргә була.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2