Укып утегез әле дусларым, вакытыгызны жәлләмичә, биктә кызганыч йөрәкләрне өзгеч хәл бит бу, яшьләргә, балаларыбызга, бала устерүче аналарга...
Калды башым чиратка.......
1 бүлек
Яшьлегемдә ялгыз калып, өч баламны үстердем,
Үсеп җиткәч балалардан рәхәт күрермен дидем.
Ике малай, бер кыз булып үстеләр балаларым,
Бала бәгыръ ите бит ул үстеләр багалмаларым.
Ач- ялангач итмәдем, суыкка туңдырмадым,
Миһербансыз булырлар дип һич кенә уйламадым.
Өйләндердем, туйлар иттем, игелекләрен көттем,
Балаларын да үстереп, миһербан- шәфкать көттем.
Язмышы читтә булгандыр, кызны бирдем еракка,
Ике малай арасында үзем калдым чиратка.
Шулай чират йөри торгач, бер-бер артлы көн үтә,
Ай аралары утыз көн бигрәк тә тиз үтә.
Озатып калам, каршы алам хезмәт итеп торамын,
Утыз көнлек ай узганын сизмичә дә каламын.
2нче бүлек
Яшьләр зиһенле булалар, көнне санап торалар,
Бүген аең тулды диеп йөземә дә оралар.
Аем тулгач берсендә дә артык торып булмыйдыр,
Ике арада йөрүләрем йөрәгемне тырныйдыр.
Әйтерсең лә улларыма кунак булып килдем мин,
Ирекле иде көннәрем, санаулыга калды бит.
Әйтер хәл юк, бу бер айда артык кадерсез түгел,
Аем тулганның соңында торырга мөмкин түгел.
Бер-бер артлы көннәр уза,кече улымда ай тордым,
Кайларга гына китим дип төрле планнар кордым.
Тәртип буенча шулай, олы улыма бардым,
Картлык көннәремдә шулай санаулы көнгә калдым.
Бүлмә җыйдым бар да тәртип, эштән кайтып керделәр,
Барыбыз да утырыштык, аш та бүлеп бирделәр.
Ашарга килеп утыргач, кашык алдым кулыма,
Ашны кабыйм дигәч кенә, исәп төште улыма
Әни, үзең беләсеңме, килгәнеңә ай тулды,
Улымнан моны ишеткәч күзләремә яшь тулды.
Шулай мени балакаем, сизми калганмын, дидем,
Көне кичкә таба булса да ярар китәрмен, дидем.
3нче бүлек
Кашык алгач кулыма, кулым дер-дер калтырый,
Чыгып киткәндә кич булгач газиз башым аптырый.
Аш хакы бар өчен генә ике кашык аш каптым,
Сиздермәстән генә торып киемнәремне таптым.
Тамагымнан үтми, булмый, йоталмадым ашымны
Балаларым сыйдырмыйлар, кая куйыйм башымны?
Кич булса да китми булмый, таяк алдым кулыма,
Китәм инде балакаем, рәхмәт дидем улыма.
Әни, ашап кит инде дип киткәнемне күргәчтен,
Калдырып китү ярамый тәлинкәгә бүлгәчтен.
Салган ашны, ашамыйча, әнкәй, кая барасың,
Уйламый да анасының караңгыга каласын.
Килгәч ашатырсың балам, иртәрәк әйтер идең,
Көн караңгыга калганчы иртәрәк китәр идем.
Сау булыгыз балакаем, тыныч яшәгез дидем,
Мин киткәчтен тынычланып утырып ашарсыз, дидем.
Кич караңгы булганда чыгып киттем кайтырга,
Кайтыргамы-барыргамы, белмим ниләр уйларга.
Барам дисәм кунак түгел, кайтам дисәм көтмиләр,
Безнең әни кайда диеп исәпкә дә кертмиләр.
4 нче бүлек
Кайтыр юлга чыгып киттем көн караңгы булса да,
Ике күзем сөртә-сөртә канлы яшькә тулса да
Балалар үскәч рәхәт күрү мескен ана теләге,
Ничек таштай ката икән балаларның йөрәге.
Сезнең дә бар балагыз, күзегезнең карасы,
Сез үстергән баланың картаймасмы анасы?
Чәчкән ашлык тишелеп чыгар, бер көн урып алырсыз,
Сезгә дә килер ул картлык, сизмичә дә калырсыз.
Барам, барам, барган саен кан- яшь ага күземнән
Әби, адаштыңмы әллә, дип сорашалар үземнән.
Зифа буйлы бер яшь хатын чиләкләрен куйды да,
Йөгереп килеп хәлем сорый: барасың әби, кая?
Әллә әби адаштыңмы, бик аптырап киләсең?
Барыр җирең ерак булса, әйдә, безгә керәмсең?
Адашмадым балакаем, барыр җирем, беләмен,
Бераз гына соңга калдым, шуңа аптырап йөримен.
Аптырама әби җаным, әйдә безгә керәбез,
Өйләребез дә бик тыныч, бер сөйләшеп кунарбыз.
Киленем түгел, кызым түгел, я бер туганым түгел,
Шундый ялварып чакыра, кермичә мөмкин түгел.
5нче бүлек
Бер яшь ханым алып кайтты, каршы чыкты иптәше,
Шундый матур гаилә икән, чын мәхәббәт чишмәсе.
Ике матур бала чыгып, кайттыңмыни әни, ди,
Менә сезгә кунак итеп алып кайттым әби, ди.
Өйләрендә күгәрчен күк матур күркәм балалар,
Әбекәем дип киләләр, кочаклап ук алалар.
Бик пөхтә дә, бик күркәм дә килеп чыкты бер абзый
Бәрәкалла, кунак килгән, түрдән үк узыгыз, ди.
Әби, менә бу безнең әтиебез була ,ди,
Өйдә олы кеше булгач өй нур белән тула, ди.
Менә монда су әби, менә монда утыр, ди,
Укыйсың килә икән, һич тартынып торма, ди.
Менә монда була безнең пешерә торган бүлмәбез,
Инде хәзер зал ягына чәй эчәргә чыгабыз.
Чәй эчәргә утырдык, өстәл янын тутырдык,
Күңелле булды бу табын, шау-гөр килеп утырдык.
Якты, шат йөзләр булса да, миннән бер тәгам үтми,
Улларымда капкан ашым тамак төбеннән китми.
Бераз җаным тынычлангач, сөйләдем ни булганын,
Малаем санап торганын, бүген аем тулганын.
Бу рәхимле гаиләнең күзләренә яшь тулды,
Тамагымнан аш китте, йөрәгемдә боз эреде.
6 нчы бүлек.
Чәй артыннан аш булды, бөтен өй нурга тулды,
Ятырга вакыт җитте,шулай итеп кич булды.
Иртә белән торалар, эшкә китеп баралар,
Әби пешереп ашарсың, дип үземә тапшыралар.
Әниләре кадерле, тәртипле балалары,
Киендереп бакчага алып китә аналары.
Өйдә бер ялгызым калдым, тузанны сөртеп алдым,
Эштән кайтуларына чәй куеп каршы алдым.
Бар да кайтып керәләр, ни булганын күрәләр,
Өй җыелган, чәй куелган, өйгә нур тулган, диләр.
Чәйгә утыргач бу хатын, бер сүз әйтим сәнә, дип,
Күңелеңә авыр алып рәнҗемәсәң генә, ди.
Бик уйлап сүз башлагач шикләнеп тә куйдым мин,
Малаем күк кичләтеп куа икән мине, дип.
Ике чигәмне тоттым да, ни әйтәсең балам, дим,
Бүген генә куныйм инде, тагын кичкә калам дим.
Әби җаным, курыкма, ди, ник кичләтеп китәргә?
Теләгебез шушы йортка сине хуҗа итәргә.
Әби җаным бөтенләйгә бездә генә кал, диләр,
Сине әни итәргә теләгебез бар диләр.
Мин боларга бер җавап та кайтарырга белмәдем.
7 нче бүлек
Бу вакытта ниләр генә булмады икән башымда,
Үз улларым торган кебек булды минем каршымда.
Кайнаган су сипкән кебек булды минем өстемә,
“Әни, бүген аең тулды”- шул сүз төште исемә.
Бер ай бик тиз узып китә балаларга баргач та
Әни аең тулды диләр ашарга утыргач та.
Хезмәтләр күрсәтеп йөрдем, балаларын үстердем,
Балалары үсеп җиткәч шушы хәлләрне күрдем.
Бер улымда бер ай торгач, икенчесенә бардым,
Оясы тузган кош кебек ояга мохтаҗ булдым.
Әби җаным, риза бул, дип миннән җавап көтәләр,
Башкаемда төрле уйлар бер-бер артлы үтәләр.
Ярар, дидем, риза булдым шушы йортта калырга,
Ара ерак, юллар кыен улларыма барырга.
Шушы көннән балаларга белдермәдем үземне,
Чыгып киткәнем исемдә сөртә-сөртә күземне.
Бер-бер артлы көн үтә, ай хәзер үтеп китә,
Кече улым мин кайтмагач, абыйсына барып җитә.
Килеп керә, сәлам бирә, сездә нинди хәлләр булды,
Ник әнине җибәрмисез, бүген аңа ай тулды?
8 нче бүлек
Нинди әни сорыйсың син, әни бездән китте ул
Кая китте, кайчан китте, әни бездә юк бит ул.
Кая барырга белмиләр, аптырашта калалар,
Ни уйларга да белмиләр бу шәфкатьсез балалар.
Кызы янына киткән диеп шулай уйлап алалар,
Әни авырый, кайт диеп кызга хәбәр салалар.
Балаларым, бәгыръләрем белмәдегез кадеремне,
Бәлки исегезгә төшәр, тапмассыз каберемне.
Бавыр ите бит ул бала, ничек чыдасын ана,
Сабыр итим дип әйтсәң дә, һаман йөрәккәем яна.
И, матур кош, бире килсәнә, йөземнең сарысын күр сәнә,
Анагыз бик саргайган дип улларыма әйтсәнә.
2002 ел июнь
Кимсетмәгез безне балакайлар
Олыгайган күңел пыяла.
Саксыз әйткән һәрбер сүзегездән
Җан кителә, йөрәк уала.
(бер ападан язып алынды) Балык Бистәсе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 160