Предыдущая публикация
Вакыт-вакыт чыгарамын
Самоварым чоланнан.
Анда күпме, бик кадерле
Хәтирәләр чорналган.
Тыңлый тыңлый моңлы көен
Эчәбез тәмле чәен.
Алмагач астында урын
өстәлебезгә җәен.
Сыг(ы)лып тора сый-нигмәттән:
Пешкән күмәчләр, тошлар...
Самоварыбыз җырына
Кушылып сайрый кошлар.
Шундый рәхәт, җанга сихәт
Бакчада эчкән чәйләр.
Самоварым кайнап торсын,
үтмәсен әле җәйләр.
Фларида Махмутова.
Асхия Костикова
Асхия Костико
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев