Фәрит Муллахан
7 нче Апрельдә Кояш баегач Шәгъбән аеның 15 нче кичәсенә керәбез,
бу мөбәрәк "Бәраәт кичәсе"!
Бу кичәдә АЛЛАҺ Тәгалә әйтер: "Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм." - дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр.
Бәраәт кичәсендә тәүбә-истигъфар кылып намазлар укып, Коръән укып, әрвахләгә дога кылып изгелектә уздырырна язсын. Ин шәә АЛЛААҺ!
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәтаанир-раҗииим!
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Әс-Сәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүЛлааһи үә бәракәтүһ!
"Бәраәт” сүзе гарәп теленнән “бурычтан вә җәзадан котылу” дип тәрҗемә ителә. Имам Сабуки үзенең тәфсирендә әйтә: «Ләйләтүл бәраәт» андагы сыйфатларга карап төрлечә исемләнә. Мәсәлән, бу кичәне «ләй¬ләтүл тәкфир», ягъни бәндәләрнең гөнаһлары кәффәрат кылына дигән кичә диелә. Әгәр Аллаһ тәгалә җомга көне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерсә, «Бәраәт кичә»сендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла. «Ләйләтүл кадер» кичәсендә исә, Хак тәгалә мөэмин бәндәләренең бөтен гомердәге кылган гөнаһларын кәффәрат кылып җибәрә. Бер хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ шундый хәбәр-нәсыйхәт биргән: “Бәраәт сезнең өчен зур форсаттыр, бик күп мөмкинлекләр бирүче изге кичтер. Кадер кичәсе, Бәраәт кичәсеннән зуррак булса да, кайчан булганы төгәл билгеле түгелдер. Шуңа күрә Бәраәт кичендә күбрәк гыйбадәт кылыгыз”. Янә бер исеме «Ләйләтүл хәят», ягъни хәят кичәсе, чөнки хәдис шәрифтә: «Һәркем Бәраәт кичәсен торгызып, уяуда үткәрсә, аның йөрәге шиксез теректер». Янә бер исеме «Ләйләтүл шәфәгать», ягъни шәфәгать кичәсе, чөнки Рәсүлүллаһ ﷺ шәгъбан аеның 13, 14, 15 кичәләрендә Аллаһ тәгаләдән өммәтләрен шәфәгать кылуын сораган вә аның шәфәгатьләренә рөхсәт алынган. Янә бер исеме «Мәгъфирәт кичәсе», чөнки хәдис шәрифтә әйтелгәнчә, шәгъбанның 15 нче кичәсендә Рвббыбыз җир йөзендәге бөтен бәндәләренә рәхмәт вә мәгъфирәт карашы белән карар икән. Пәйгамбәребез ﷺ: «Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһ Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: «Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» - дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр” – ди. Янә бер исеме «Ләйләтүл итк», ягъни азатлык кичәсе, Пәйгамбәребез ﷺ Бәраәт кичәсе турында шулай дигән: “Шәгъбан аеның уртасындагы бу кичәдә Аллаһ Бәни Калб кабиләсе сарыкларының йоннары санынча кадәр кешеләрне җәһәннәмнән азат итәр”. Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм Рәсүл Әкрам салләлаһү галәйһис-сәлләм янына килеп, болай дигән: "Йә, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр – мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхушлектә үткәрүчеләр..." Бәраәт бурычтан вә җәзадан котылу, димәктер. Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылу, димәктер, бу кичәдә ике Бәраәт кичәсе арасында вафат булачакларның исемнәре Газраил галәйһис-сәлләм сәхифәләренә теркәлер. Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: “Һәр адәм баласы гөнаһлы, хаталы, әмма хата кылган кешенең иң хәерлесе — тәүбә иткәне.” Дөньялыктагы һәр адымны, һәр сәгатьне Аллаһ безгә фетнә, сынау буларак яралтты. Әгәр без кул зинасыннан котылдык икән, күз зинасына төшәбез. Аннан арынсак, колак гөнаһына кереп китәбез. Монысыннан да тыелсак, Аллаһ безне тел, кальб зиналары белән сыный. Кыскасы, адәм баласы бөтен әгъзасы белән дә гөнаһ кылып чыга. Әгәр кеше “мин гөнаһ кылмыйм” дип сөйләшә икән, аны шушы сүзләре гөнаһлы итә: ул, расүлебезнең ﷺ әлеге хәдисен кабул итмәү сәбәпле, гөнаһ кылган санала. Әгәр без көн саен, сәгать саен хаталанабыз икән, ничә мәртәбә тәүбә итәргә соң? 100 тапкыр тәүбә итсәк тә артык булмас! Аллаһ әйтә: әй иман китергән бәндәләр, бөтенегез тәүбә итегез, шәт, котылырсыз җәһәннәм утыннан ди. Икенче бер аятьтә болай: дөрес тәүбә
белән тәүбә итегез. Алга таба мондый аятькә дә тап булырбыз: тәһарәт алганда пакьләнгән кебек, кальбләрегез дә пакь булсын, шул вакытта Аллаһ сезне яратыр. Әмма көне буена кальбләребез тәһарәтле торсын өчен, пәйгамбәребез ﷺ үрнәгенә иярү тиеш, ә ул исә көненә 70 мәртәбә тәүбә итә торган була! Башка бер риваятьтә хәтта 100 тапкыр дип хәбәр ителә. Галәмнәргә рәхмәт йөзеннән җибә¬релгән Аллаһ илчесе — расүлебез Мөхәммәд ﷺ кылган һәм кылачак һәммә гөнаһларын Раббысы кичерде. Шуңа карамастан, бу изге зат көненә әллә ничә дистә тапкыр тәүбәгә егыла! Тәһәҗҗүд намазында төннәр буе басып торып аяклары шешеп, яргаланып бетүен күргәч, хатыны Гайшә (р.г.) әйтер иде: "Синең бит инде булган һәм булмаган гөнаһларың ярлыканды, нигә бу кадәр газапланасың? Миңа шуның кадәр зур нигъмәтләр бирелде, Раббыма шөкер итүчеләрдән булмыйммы инде хәзер," - дип җавап бирә пәйгамбәребез. Даими тәүбә-истигъфәр кылучыга Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте киң. Кыямәт көнендә Ул аны гафу итәргә мөмкин. Мөхәммәд ﷺ кудси-хәдистә шулай ди: «Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй адәм баласы! Дөреслектә, син Миңа дога кылсаң, һәм Миннән өмет итсәң, Мин бернәрсәгә дә карамыйча, синең гөнаһларыңны гафу итәм. Әй адәм баласы! Әгәр дә синең гөнаһларың күктәге болытларга хәтле җитеп, син Миннән гафу итүне сорасаң, Мин сине гафу итәм. Әй адәм баласы! Әгәр дә син, Миңа тиңдәш кылмыйча, җир өстен тутырырлык гөнаһлар белән килсәң, Мин синең яныңа җирне тутырырлык гафу итү белән киләчәкмен» Бәраәт кичәсендә ке¬шеләрнең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясалыл. Кем дә кем бу кичтә тәүбә-истигъфарлар кылып кылган гөнаһлары өчен гафу үтенсә, ин шәә Аллаһ, шул узган елда кылынган гөнаһлары кешенең гамәл дәфтәреннән сызылыр. Соңра алдагы бер ел өчен бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкларның ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, шул киләчәк ел эчендә туачак һәм вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнер. Бәраәт кичәсендә тәүбә-истигъфар кылып намаз уку, Коръән уку, әрвахләгә дога кылу киңәш ителә. Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: «Аллаһ тәгалә өч нәрсәне өч нәрсә эченә яшергән: үз ризалыгын яхшы гамәлләрнең берсенә яшергән». Димәк, даими яхшы гамәлләр кылучы кеше, әлбәттә, Аллаһының ризалыгын таба. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «Бу кечкенә гамәл» димичә кылырга кирәк була. Бу турыда Рәсүлүллаһның ﷺ «Саваплы эшләрнең һичберен кечек дип санамагыз, кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз», дигән сүзләре дә бар. Яшергән нәрсәнең икенчесе — Үзенең газабын гөнаһ, начар эшләрнең берсенә яшергән. Димәк, гөнаһ гамәлләрдән сакланып йөргән кеше Аллаһының газабыннан, әлбәттә, имин булыр. Ләкин «Моның гөнаһы зур түгел», дип, кечкенә гөнаһлардан сакланмаган кеше, шиксез, бер Аллаһының газабына очрап калуы табигыйдыр. Яшергән нәрсәләрнең өченчесе вәли кешеләрне халык эченә яшергән. Бөтенесен хөрмәт кылган кеше, әлбәттә, Аллаһының вәлиен дә ихтирам иткән булачак. Әмма игътибарсызлыкка гадәтләнгән кеше бер ара Аллаһның иң яраткан бәндәсен дә рәнҗетеп куюы бик мөмкин. Пәйгамбәребез ﷺ: «Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһ Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: «Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» - дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр” – ди. Дин кәрдәшләрем, бу изге Бәраәт кичәсендә гафилләрдән булмыйк, тәүбә-истигъфарда кылып, гәмәл-гыйбәдәттә үткәрик, АЛЛАҺ Тәгаләнең рәхмәтендә булырбыз, ин шәә АЛЛААҺ!
Йәә Раббыбыз, тәүбә-истигъфарларыбызны, кылган гыйбәдәт-гамәлләребезне, изгелекләребезне, садакаларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтләрең белән кабуллардан кылсаң иде! Кылынмыйча калган гыйбәдәтләребез өчен гафу итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гонаһаларыбызны ярлыкасаң иде, изгелекләребезнең әҗер-савапларын арттырып бирсәң иде. Адашкан юлда, гыйфләттә йөргән туганнарыбызны, кәрдәшләребезне,
ауылдашларыбызны Үзеңнең туры юлыңа күндерсәң иде, иманнарын куәтле кылсаң иде, гонаһаларын ярлыкасаң иде. Үә саллАллааһү галә Мүхәммәд үә галә әлиһи үә сахбихи үәс-сәлләм. Үә әхыйру дугаи әнил-хәмдү лиЛләәһи Раббил-гааләмиин. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин! Әәмииин!
Буген бэйрэм бит мосолманча укып кара эле бэйрэм белэн
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5