Яңа Илек мәктәбендә бу көнгә багышланган чара үткәрелде💞
Бәйрәм күп балалы гаиләләрнең статусын ныгытуга юнәлдерелгән. Бу җылы һәм мәгънәле бәйрәм, өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә, аларга мәхәббәт, җылылык һәм ышаныч бирүчеләргә рәхмәт белдерү өчен билгеләнгән.
Бу бәйрәм хөрмәтенә Бакалы районының Яңа Илек мәктәбендә күп балалы гаиләләр көненә багышланган чара үткәрелгән.
💬«Бу чараның төп максатларының берсе - «Гаилә кыйммәтләре» темасына класс сәгате үткәрү. Монда укучыларга мәхәббәт, ышаныч, хөрмәт һәм ярдәм кебек гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген аңлатылды. Балалар үзләренең гаилә йола-гадәтләре белән уртаклаштылар һәм башка гаиләләрнең традицияләре турында белделәр. Бу мәктәп җәмгыятендә бердәмлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга өлеш кертте», – дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.
Елена Кудряшова фотосы.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев