В селе Новые Балыклы состоялся вечер памяти 🙏
25 апреля Новобалыклинская библиотека Бакалинского района совместно с работниками Дома культуры провели вечер памяти «Мы помним о них и благодарны им» ко Дню Чернобыльской трагедии.
Во время мероприятия библиотекарь Наталья Васильева рассказала детям, как произошла авария, кто первым прибыл спасать станцию и ценой своей собственной жизни ликвидировал пожар. Подробно остановились на последствиях, которые невосполнимо нанесла трагедия нашей земле. Вдумчиво и внимательно ребята слушали стихи о Чернобыле, знакомились с книгами, рассказывающими о той техногенной катастрофе, которую считают трагедией века.
Подробнее:https://tuganaylar.ru/news/novos
Ләке авылы халкы өмәгә чыкты ☘
Сарман районының Ләке авылында бик матур традиция бар.
Алар һәр елны май бәйрәмнәре алдыннан бердәм булып өмә оештыра. Быел да авылы мәдәният йорты, җирлек советы, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.
Тулырак: 👉https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/lake-avyly-xalky-omaga-cykty
Үлемсез полк. Керәшеннәр. Григорий Кирушин 🎖
Кирушин Григорий Тимофеевич Мамадыш районының Владимир авылыннан. 1939нчы елгы фин сугышында катнаша. Фин сугышына да, Бөек Ватан сугышына да үзе теләп китә.
Сугышта бик күп михнәтләр күрә, аннан кулы да, аягы да бөгелми торган гарип булып кайта. Ләкин эшкә батыр кеше була. Итек тә баса, агач эшен дә булдыра, электр эшен дә белә. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да җитәкче урыннарда эшли.
Кыр госпиталендә бары тик спирт эчертеп операция ясаганнарын, яралы сугышчылар төялгән поездны фашистлар бомбага тотып, алгы 1-2 вагонның гына юкка чыкмавын, шунда булганга гына үзенең дә исән калганын сөйләп калдыра ул.
#МойГеройМояСемья #БессмертныйПолкКряшен
Көйгән савыт-сабаны нәрсә чистарта ⁉
✅Кирәк булачак: 100 г вакланган кер сабыны, 400 мл кайнар су, 3 аш калагы гәрчич порошогы, 3 аш калагы сода, 4 аш калагы нашатырь спирты (8 ампула).
Башта кайнар суга вакланган сабынны салып эретергә. Аннары аңа, 30 градуска кадәр суынгач, сода, гәрчич, нашатырь спиртын салып болгатырга һәм яхшылап ябыла торган савытка салып куеп суытырга. 3–4 сәгатьтән әлеге катнашма куера. Аның белән көйгән кәстрүләрне, кашык-чәнечкеләрне чистартырга мөмкин.
КРЯШЕНЫ
 
💒 Бәрмәнчек алды субботасы. Бүген Изге Лазарьны искә алалар.
Изге Лазарьны Христос терелтә 🙏
Суббота көнне Иисус, 4 көн үле булган Вифания җире кешесе Лазарьны терелтеп, кодрәт ясый. Чиркәү Лазарның терелүен Иисус Христосның җирдәге сәяхәте вакытында кылган иң мөһим кодрәтләрнең берсе дип хөрмәт итә. Бу – кешенең тормышы да һәм үлеме дә Ходай кулында, Аңа ышанган һәм Аның боерыкларын үтәгән барлык үле кешеләрнең терелүенә өмет, дигән сүз.
Шул вакыттан соң, Бәрмәнчек бәйрәме алдыннан суббота көнне Изге Лазарьны искә алалар. Изге Лазарь, терелтелгәннән соң, тагын 30 ел яши, Кипрда епископ була һәм христиан диненә өйрәтә.
Бу хакта: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/brmnchek-iisus-khris
Ару-имин иртәләр белән, карендәшләр! 💖
kryasheny

КРЯШЕНЫ

❓Cроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алмаштырып буламы?
Сроклы хезмәткә эләккән һәр ир-ат контракт төзергә теләге барлыгын хәрби комиссариатта әйтә ала. Анда аны медицина комиссиясен үтү өчен чакырачаклар.
Бу хакта тулырак:👉 https://tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr/crokly-xezmatne-kontrakt-xezmatena-almastyryp-bulamy
kryasheny

КРЯШЕНЫ

Ретро фото. Колышчы керәшеннәре 📸
1971 елгы фото.
Мамадыш районының Колышчы авылы түтиләре.
kryasheny

КРЯШЕНЫ

«Борды-Чишмә» җыруга сәләтле малайларны һәм кызларны үзенә җыйган ансамбль 🤗
Тукай районындагы Борды авылының нәни «Борды-Чишмә» ансамблен тал ботакларында язын уянып, кояш нурларын үзенә җыйган бәрмәнчекләр белән чагыштырырга булыр иде.
Тал песие-бәрмәнчекләр инешләрдән йөгергән язгы су-көзгегә багып, бар дөньяга шатлык, яктылык тарата. Шуның шикелле, «Борды-Чишмә» балалар фольклор ансамбле дә сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук, керәшен көйләрен үз авылларының элгәреге әбиләречә башкарып, күңелләрне җыр-моң дөньясында ял иттерәләр. Әле 2023 елның көзендә генә оешкан бу балалар ансамбле җитәкчесе, лаеклы ялдагы укытучы Елена Маслованың репертуарны дөрес сайлавы күренеп тора.
Тулырак: 👇
h
Показать ещё