Зәй электр станциясенең технологик процесслар белән идарә итү автоматлаштырылган системасы цехы электр слесаре Александр Павловның хезмәт стажы 43 ел👍
Әтисе Михаил Семенович та ГРЭСта турбиналар төзекләндерү юнәлеше буенча 30 ел хезмәт куйган. Александр Михайлович станциягә 1982 елда килә. 62 яшен тутыруына карамастан, аның әлегә яраткан һөнәреннән аерыласы килми, соңгы җиде елын ул пенсиядә килеш эшли.
💬«Белгән эш, дустанә коллектив, эштән тыш та төрле чаралар еш үткәрелә, миңа ГРЭСта бик рәхәт», – дип елмая ул.
Мәктәптән соң егет шәһәрдәге 60нчы һөнәр училищесында контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча электр слесаре (КИПиА) белгечлеген үзләштерә. Укыган вакытта 1981 елда ГРЭСка практикага килә.
💬«Ул вакытта әле эш тәртибен бик аңлап та бетермәгән килеш мине хезмәт рәтенә мастер Владимир Завьялов өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ә инде укуны бетереп эшкә килгәч, остазым Иван Кузнецов булды. Аларның иренмичә безнең белән эшләүләре әле дә күз алдымда тора, шуңа да үзебезнең цехка яшьләр килсә, үзем дә аларга эш рәтен төшенергә теләп булышам. Башлангыч чорда ярдәм булу кешене һөнәргә беркетә ул», – ди ул, остазларын яратып искә алып.
Станциягә өченче разрядлы электр слесаре булып килгән Александр Павлов өч ай эшләүгә армиягә алына, өч ел дәвамында хәрби хезмәт үтеп кайткач та, кабат яраткан эшенә кереп китә. Александр Михайлович, спортны үз итү сәбәпле, аны ГРЭСта спорт чаралары оештыруга җаваплы итеп куя-лар. Ул спортның волейбол, хоккей, велоспорт төрләрен ярата. Әле дә ГРЭСның өстәл теннисы буенча «ас»ы. Спорт белән мавыгуы юкка түгел, ул күренекле якташыбыз, Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашевның туганы (племяннигы). 1986 елларда шәһәр предприятие-оешмалары арасында 12 этаптан торган эстафета ярышлары үткәрү гамәлдә була. Менә шул ярышларда ГРЭС командасы Александр Павлов җитәкчелегендә дүрт ел рәттән беренчелекне бирми. Тормыш иптәше Людмила белән дә алар ГРЭСның спорт залында танышалар, 37 ел тату гомер итеп ике ул үстергәннәр, хәзер ике онык тәрбияләшәләр.
Әлбәттә, станциядәге төп эшенә дә җаваплы карый Павлов, шуңа да ул 6нчы разрядлы электр слесаре дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүген ул станциядәге басым, расход, уровень приборлары төзеклеге өчен җаваплы. Һәр иртәсе җитәкчелектән инструктаж алудан башланып, көн дәвамында кайда нинди көйсезлекләрне җайга салырга кирәклеге турындагы биремнәрне үтәү белән дәвам итә.
💬«Гомерем буе энергетик дигән мактаулы һөнәргә тап төшерми хезмәт куярга тырыштым. Һәм үз шәһәремдә, үзем теләгән хезмәттә иң егәрле чорларым үтүгә бик шатмын. Һәр көн иртән яраткан һөнәремә күңел күтәренкелеге белән керешәм, кеше өчен бу зур бәхет дип саныйм», – ди предприятиенең мактаулы электр слесаре.
Автор фотосы
Зәй офыклары.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев