19 декабрьдә Россия президенты Владимир Путин 2025 елга йомгак ясап, халык белән туры элемтә уздырды. 4,5сәгать дәвам иткән сөйләшүдә ул халыктан кергән сорауларның аеурча мөһим булганнарына җавап бирде.
Туры элемтә башланыр алдыннан илебез халкы Путинга 2,5 миллионнан артыграк сорау-үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Президентның «Халык фронты»ндагы ярдәмчеләре халыкны борчыган ул мәсьәләләр белән киләсе ел дәвамында шөгыльләнәчәк.
Сөйләшү махсус хәрби операциягә кагылышлы мәсьәләләрдән башланды. Путин Россия Кораллы көчләре сафына басарга теләүчеләрнең артуын, 2025 ел башыннан алып 400 меңнән артык кешенең оброна министрлыгы белән контракт төзүен әйтте. Дрон операторы булырга теләүчеләр артык күп булганлыктан, аларны хәрби ведомство конкурс нигезендә сайлап ала икән. Махсус операциягә чик кую турындагы сорауга Путин «Без сөйләшүләргә дә, конфликтны тыныч юл белән тәмамларга да әзер» дип белдерде.
Россиягә Европа илләреннән басым көчәйсә дә, ил икътисады тотрыклы рәвештә үсә. Бу уңайдан, Президент Россиянең эчке тулаем продукты (ВВП) үсешенең 2025 елда 1 процент тәшкил иткәнен телгә алды. Өч елда гомуми үсеш 9,7 процентка җиткән, бу — Европа илләре күрсәткеченнән югарырак. Инфляциягә килгәндә, ел азагына ул 5,7-5,8 процент булачак. Эшсезләр саны да кими (рәсми эшсезләр — 2,2 процент). Хезмәт хакының үсеш темплары саклана — 4,5 процент, әмма хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше 1,1 процент кына. Яңа елдан НДСның артуын Президент вакытлы чара икәнен, киләчәктә бу төр салымның киметелергә тиешлеген искәртте. Ә менә балалы гаиләләргә 2026 елның 1 январеннан өстәмә ярдәм каралган, шуларның берсе — НДФЛның 7 процентын кире кайтара алу мөмкинлеге. Әлбәттә, гаиләдә керем аз — бер кеше башына 1,5 яшәү минимумыннан ким булган очракта гына бу салымны кире кайтаруга («налоговый вычет») исәп тотарга була. Әгәр керем тагын да кимрәк икән, ул чагында балага яшәү минимумы суммасында ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Телефон мошенникларына кагылышлы сорауга тукталып, аларга каршы дәүләт тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, бу төр җинаятьчелекнең 7 процентка кимегәнен әйтте. «Техник чаралар үскән саен, мошенниклар да камилләшә. Сезнең белән акча яки милек турында сөйләшә башласалар, шунда ук телефонны өзегез», дип ил башлыгы халык өчен файдалы киңәш бирде.
Ата-аналарны, укытучыларны борчуга салган ясалма фәһем (ИИ) мәсьәләсендә дә Путин үз киңәшен әйтте: «Акылларын эшкә җиксеннәр өчен, уку процессын — төп бурыч аудиториядә, дәрес барышында хәл ителерлек итеп көйләргә. Җәмгыятьнең бер өлеше җиңел юлдан китүгә — кнопкага гына басарга ияләнеп, акыл ягыннан деградация кичерүгә юл куймау мөһим».
Икътисад тотрыклыгына килгәндә, илнең дәүләт бурычы 17,7 процент кына (Франциядә — 120 процент) икәнен телгә алып, бюджетның керем һәм чыгым өлешендә тигезлеккә ирешелгәнен искәртте Путин. Бу — икътисад тотрыклыгының мөһим күрсәткече. Шуларга бәйле рәвештә, социаль һәм башка өлкәләрдәге мәсьәләләрне тулысынча хәл итү мөмкинлегенә ышаныч арта.
Туры элемтә барышында Владимир Путин 2026 елның Россиядә халыклар бердәмлеге кысаларында үтүен һәм илебездәге халыкларның мәдәниятен, телләрен саклау буенча максатчан сәясәт алып барылуын ассызыклады.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев