🎤«Татар җыры» — елның иң көтеп алынган, иң дәрәҗәле вакыйгаларыннан берсе. Ел саен фестивальнең аудиториясе киңәя, катнашучы артистлар саны да үзгәрә, арта. Быел фестивальдә эстраданың 30га якын танылган җырчысы чыгыш ясады. Алар арасында карендәшләребезнең булу, аеруча куанычлы.
💫Вадим Захаровның бу — икенче «Барс»ы. Фестивальдә «Бәхетләрдә сусап янабыз», «Сөю кабатланмый» дигән ике җыр башкарды ул.
Көчле тавышлы 💫Алина Кәримова (Прокофьева) — «Татар җыры» сәхнәсендә беренче тапкыр. Ул Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан «Чияле тау»ны җырлады.
💬«Кайчандыр әлеге премия алганнарын телевизордан гына карап утыра идем. Шундый искиткеч чарада үземә дә катнашырга, җырларга насыйп булды», — дип әйтә Алина.
Әбисе керәшен булган 💫Данир Сабиров та быел фестиваль сәхнәсенә керәшен җыруы булган 🎵«Тугай-тугай» белән чыкты. Сүз уңаеннан, аның төркемендә «Крәшеннәр» җыелма КВН командасы капитаны, активист Дмитрий Баранов та эшли.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев