📍Менделеевскиның Бәзәкә авылы мәктәбе укучылары да Ватаныбызны саклаучыларны сөендерергә булганнар. Балачакны иске төшерсеннәр дип, солдатларга татлы ризыклар белән бергә, җылы рәхмәт сүзләре бүләк итәргә уйлаганнар🙏
💬«Әлеге мәктәптә Сәйтәк авылы баллары да укый. Укучылар бәйрәм котлау открыткаларын үз куллары белән ясадылар. Һәрберсе үз эшенә бар күңел җылысын биргән, рәсемнәр ясап һәм теләкләрен матур итеп язып чыккан. Һәр открыткага татлы ризыклар пакеты кушылган: карамель, шоколад, мармелад. Мондый тыйнак тәм-томнар чын күңелдән рәхмәт сүзләренә күркәм өстәмә булачак», – диде Сәйтәк авылы клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
🖼️ Открыткалар өчпочмак формасында ясалган. Бөек Ватан сугышы чорындагы фронт хатлары кебек булган. Бу символ ⭐️ветераннар һәм хәзерге 🌟Ватанны саклаучылар буыны өчен аеруча кадерле. Бала кулы белән ясалган өчпочмак, игътибар һәм хөрмәтнең онытылмас билгесе булачак, чөнки бу открыткалалар яхшылык һәм мәхәббәтнең аерым энергетикасы белән тулы❤️🔥


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев