Кече хәзерлек төркеме тыңлаучысы Нина Прокофьевна Губинаның ТАССРның Минзәлә кантонындагы Зәй волостена кергән Сарсаз авылы кешеләре тормышы турындагы язмасы (1921 ел).
⚙️Тимерчелек
Безнең Сарсаз авылында тимерче бар. Ул — Фёдор Павлович Боярин. Улы белән, көн дә тимерчелектә кирәк-ярак чүки. Чүкечләр ясый, колак алкалары да, төрле вак-төяк тә...Ул элек Себердә яшәгән, аннан монда күченеп килгән. Йорт һәм төрле корылмалар салган. Аның хатыны һәм балалары бар. Балалары 6 җан. Ул яхшы яши. Аңа җир дә бирәләр, ул анда икмәк үстерә. Себердән әле күптән түгел генә килгән — 1918 елның 18 июнендә. Шаян һәм ачык күңелле кеше, аны авыл халкы ярата. Тимер чүкегәндә төрле җырлар җырлый. Тимерче алачыгы — су буенда. Ни өчен анда төзегәннәрдер анысын белмим.
🏗️Кирпеч сугу
Бездә үзле кызыл балчык бар. Аннан кирпеч сугалар. Кирпеч сугучы — татар кешесе. Ул исән чагында, безнең бабайның аннан кирпеч сатып алганын хәтерлим. Монда ул татарның өе дә, каралты-курасы да юк. Ул ярлы, шунлыктан кирпеч сугу урынында яши. Аңа ярлы бер керәшен дә кирпеч сугуда булыша. Ул керәшеннең өе дә, җире дә, хатыны һәм балалары да бар. Бу керәшен кирпечләрне күптән түгел ясый башлаган, мөгаен, 1917 елда. Алар кыш көне, салкын булгач, кирпеч сукмыйлар, татар үз авылына кайтып китә, керәшен үз йортында яши.
🪓Балта эше
Безнең авылда балта остасы бар. Аны Василий Сергеевич Комаров дип йөртәләр. Ул — керәшен. Йортлар, мәчетләр төзи. Ул бик бай кеше, хатыны, өч баласы бар. Гәүдәгә шундый таза, сүзгә шаян. Аны авылдагы кешеләрнең барысы да ярата.
Ул берсендә безгә капка ясады, сарай салды. Үзенең ничек итеп мәчет төзегәне турында да сөйләде. Әби белән без ул Мемики авылына бардык. Татар авылындагы мәчетне дә күрдек. Ул артык биек түгел.
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 310, 283нче-284нче битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
@tuganaylar (ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев