Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп.
Кишер суы аппетитны ача, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта.
Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 мл эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер суы эчкән хатынның сөте сыйфатлы була.
Бу эчемлектәге матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга һәм башкаларга эчәргә кушалар.
Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә!) дәвалаганда яхшы ярдәм итә.
Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы.
Шулай ук эндокрин системасын дәвалый, кызларга балага уза алмаганда кулланырга киңәш ителә.
Шәһри Казан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев