Бүген, 30 апрель – Янгын сагындагылар көне. МЧСтагы диспетчерлар, шул исәптән Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 10нчы янгын сүндерү-коткару частеның 4нче каравыл радиооператоры Диана Тарасова (Малова) да бәла-каза турында иң беренчеләрдән булып ишетә.
Мамадыш районының Владимир авылы кызы Диана 9 класстан соң, Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты филиалы булган Казан колледжына укырга керә. Аны 2017 елда тәмамлап, Яр Чаллыдагы ТИСБИның юридик факультетында белем ала.
«Бәләкәйдән форма кигән кешеләргә кызыга идем. 2 ел юрист булып эшләгәч, МЧС сайтында диспетчер вакансиясе күрдем... Ул вакыттан соң инде 5 ел узып та киткән», — дип сөйли башлады Диана һөнәре турында.
Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/diana-tarasova-kunelne-tetrandergane-keselarnen-iangyn-ecenda-kaluy
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев