Предыдущая публикация
РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА сүзләре
ЮК, КИРӘКМИ СҮЗЛӘР...
Юк, кирәкми сүзләр...Җаның белән генә
Коч әле, коч, иркәм, җанымны
Сүзсез генә...Сихри тынлык аша
Тойыйм әле тиңсез назыңны.
Тойыйм әле тиңсез сөюеңне
Тансык икәнемне җаныңа
Төр әле, төр мине йөрәгеңә
Урап ал да сөю җырыңа.
Назлы күңелемнең һәр кылына
Урал, җаным, урал моң булып
Үп әле, үп минем йөрәгемне
Шашып- шашып... Мине шаштырып...
Уралыйкчы икәү сөю-назга
Көнләштереп күктә йолдызларны
Бар дөньяны онытып...Онытылып
Күзебездән алмый күзләрне.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2