Предыдущая публикация
Шундый җылы бит ул... Хуш исле
Күңелемне шундук биләп ала
Балачак һәм яшьлегем хисе...
Мәтрүшкәләр җыеп, әнкәм белән
Йөри идек икәү серләшеп
Кайда калды икән ул мизгелләр...
Кайда йөри икән адашып...
Мәтрүшкәләр, әйтегезче миңа
Нигә бик тиз үтә гомерләр...
Юл уртасын инде узсак та
Нигә яшь ул һаман күңелләр...
Нигә шулай үзәкләрне өзеп
Сагындыра икән үткәннәр...
Әйтерсең лә сагышларын безгә
Мәңгелеккә салып киткәннәр.
Мәтрүшкәле ямьле җәйләрнең
Яратам да инде сулышын
Күңелемә генә тынгы бирми
Гомерләрнең судай агышы.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11