Предыдущая публикация
Шаянлыгым минем әнкәмнән
Сагышымны кешегә күрсәтмим мин
Шаян сүзләр төшми телемнән.
Ачыксың син диләр, әйе, шулай
Караңгы йөз - минем өчен түгел
Елмаямын hәрчак кешегә мин
Еласа да сагышымнан күңел.
Җиңелсең син диләр, әйе, җиңел
Ак болыт мин - тормыш күгемдә
Юк-бар өчен урыным тар минем
Җиде кат моң- йөрәк түремдә.
Гадимен мин, бар яктан да гади
Гадилегем минем тумыштан
Шуңадырмы яшәү рәхәт миңа
Ямь табамын hәрбер сулыштан.
Рузилә Гатауллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6