Иртә белән таң тугач
Шундый матур итеп сайрый
Талындагы сандугач.
Сандугачның моңнарын
Тыңлый-тыңлый су алдым
Сердәш чишмәм, хәлең ничек
Сагындым бит...сагындым
Нигә әле бик боексың
Нигә җырларың моңсу
Яннарыңда мин булмагач
Сиңадамы ямансу.
Ялгыз талым син дә нигә
Күз яшеңне түгәсең
Сандугач моңы да сине
Юаталмый күрәсең.
Талым шаулап куйган булды
Ул да сагынган мине
Синсез чишмә буйлары
Ятим бит...ятим диде
Түзәлмәдем... Сагышымнан
Күзләремә яшь тулды
Күңелемнән...ургый-ургый
Моңлы җырым агылды.
Сагышларым агымсудай
И актылар...актылар...
Баш очымда төрле-төрле
Күбәләкләр очтылар.
Кемнәр җаны килде икән
Минем җырны ишетеп
Уң кулыма көтмәгәндә
Күбәләк кунды килеп.
Исәнләште минем белән
Ничек ди кызым хәлең
Танып алдым...Әнкәем бит
Килгән яныма минем.
Хәлләр әйбәт, әнкәем, дим
Тик син җитмисең җанга
Күбәләк булып булса да
Кил шулай минем янга.
Туган йортка кайттым менә
Чишмә суына килдем
Чишмә суыннан чәй тәмле дип
Үзең бит әйтә идең.
Чәе тәмле, тик табында
Син җитмисең, әнкәем
Чү...елама, җитте кызым
Тыныч булсын җанкаең.
Исән чакта кадерләдең
Туйганчы чәйләр эчтек
Кызым, берүк елый күрмә
Сакла үзеңне берүк.
Минем җан да тыныч монда
Әткәең янда гына
Моңлы җырларымны аңа
Мин торам җырлап кына.
Картыең да минем янда
Иркәләп кенә тора
Оҗмах кошы- оныгыбыз
Безгә табыннар кора.
Оҗмах җимешләре тәмле
Безгә монда бик рәхәт
Сезгә, кызым, без телибез
Булыгыз сез сәламәт.
Ак бәхеттән генә торсын
Сезнең алда юлыгыз
Рәхмәт сезгә балаларым
Тыныч булсын җаныгыз.
Гомерегез озын булсын!
Хәерле атсын таңнар!
Күңелеңнән бертуктаусыз
Агылсын сихри моңнар...
Шулай диде дә күбәләк
Күзләремә карады
Сау булып тор кызым диеп
Канатларын болгады.
Карап калдым күз тутырып
Ул очып киткән якка
Юк...еламыйм, әнкәй-бәгърем
Кайтып чәй куйыйм юкса.
Туганнарымны чакырып
Чәй белән сыйлыйм әле
Әнкәй сөйләгән сүзләрне
Аларга сөйлим әле.
Сау булып тор, сердәш чишмәм
Талым син дә боекма
Иртәгә тагын килермен
Кара аны, елама.
Җаным тынычланып китте
Сагыштан бушап калды
Чишмә суыннан чәебез
И, шундый тәмле булды.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 27