Коштай очып
Әнкәй-бәгърем, сине сагынып
Каршы чык әле син минем янга
Сагындым бит сине өзелеп.
Сагындырды синле җәйләрем
Сагындырды тәмле чәйләрең
Күчтәнәчләремне тезеп куеп
Эх, сыйлыйсым килә, әнкәем.
Бер туйганчы сөйләшәсем килә
Сагындым шул... Өзелеп сагындым
Бер иркәлә инде кочагыңда
Бәбкәм минем, диеп, иркә кызым
Тавышыңны ишетәсем килә
Күмеләсем килә моңыңа
Бүләк итеп алган ал күлмәкне
Кидерәсем килә үзеңә.
Күзнең явын алып чәчкә аткан
Син утырткан, әнкәй, чәчкәләр
Капка ачу белән, нурлар чәчеп
Синдәй безне каршы алалар.
Көчләр бирәсеңдер җир астыннан
Ул чәчкәләр шундый матурлар
Синең кебек....әнкәй- бәгърем минем
Матур итеп безгә елмаялар.
Нурың яши һаман туган йортта
Җаныбызны безнең иркәләп
Эх, әнкәем, ямьле җәйләрдә
Үзең кайтсаң иде елмаеп....
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11