Предыдущая публикация
Җир җиләге көтә аланда
Йөрик әле икәү серләшеп
Җиләк җыеп чишмә буенда.
Тау башына менеп, каенлыкта
Бер утырыйк әле... Кайт әле
Ник кайтмаска... Көткән кешең барда
Йөгереп кайтам диеп әйт әле.
Күрешкән юк... Күптән серләшкән юк
Сагындым бит Сине... Сагындым
Назлы бишегендә тибрәтергә
Көтә Сине, көтә авылың.
Агыйдел дә көтә... Шаян дулкыннары
Кайт инде дип Сиңа ялына
Юллар төшми димә...Ямьле җәйдә
Очып кайт әле Син яныма.
Мәтрүшкәләр җыеп, рәхәтләнеп
Йөрик әле икәү яланда.
Бер күрешү - үзе бер гомер
Көтәм Сине... Көтәм авылда.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19
Әле кем язганын укымасамда, шигырьнең башыннан ук, Рузилә язганын белеп торам.
Биктә матур шигырь, авыл искә төште, әбием белән бәләкәй чакта, 3 литрлы чәйнек тотып, әбидә чиләк инде җиләк җыйган вакыт. Иии, шул җиләк тулы чәйнекне күтәреп, үземнең абыстай әбиемә ияреп, горурланып, авыл буйлап атлауларым искә төште. Балаузда сыгып алдым. Кайткач җиләкне чистартып әбием каклар коя иде, киптерәдә иде. Эхх, кыш көннәрендә, мунчадан чыккач, җиләк кангы белән чәйләр эчүләр. Әбием биктә уңган кортка иде. Хәзер бик күптәннән әбидә юк, әнидә юк, үземдә олыгайдым.
Рәхмәт инде сезгә, шундый матур язылган, укырга җиңел.
Уңышлар, исәнлекләр телим.