Җаның бозланмасын
Күңел Кояшыңны сүндермә
Салкын кырауларга дучар итеп
Сөю гөлләреңне сулдырма
Үртәлмә дә... Беләсең бит инде
Үртәлүләр гомер кыскарта
Күңелеңнең тынычлыгын җуеп
Йөрәк кылларыңны нечкәртә.
Зарланмыйча гына, тормыш тузаннарын
Юкка чыгар зирәклегең белән
Үткәннәрең үкенечсез булыр
Кадерләрен бүгенгеңнең белсәң.
Бик вакланма ... Әйе, акланма да
Тыңлап яшә йөрәк телеңне
Эчке дөньяң могҗизадай булсын
Шәрәләтә күрмә күң(е)леңне.
Шөкер итеп яшә... Дөнья матурлыгын
Күңел күзең белән күрә бел
Яныңдагы газиз кешеләрне
Кадерлә һәм хөрмәт итә бел.
Төс җимереп нигә йөрү кирәк
Нурлы йөзләреңне карайтып
Ни җитә соң якты дөньяларда
Яшәүләргә җирдә аңлашып.
Сагынырлык итеп яшик әле
Гомер мизгел...Гомер тиз үтә
Тату булып, җан җылыңа төреп
Яшәүләргә җирдә ни җитә.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 17