Чәчләремнән мине үбәсең
Болын чәчкәсенә охшашмын шул
Син үзең дә аны беләсең.
Бакча чәчкәсеннән аерылып торам
Бик гадимен, эре түгелмен
Иркен болын яшәү көче бирә
Якты кояш бизи күгемне.
Су сибәсе юк, яңгырым бар
Чык тамчысы баса сусауны
Ак карлардан җыям салкын кышта
Язын шытар өчен көчемне.
Туфрагымны йомшартасы да юк
Көчем җитә калкып чыгарга.
Мәшәкать тудырмыйм мин кешегә
Үзем өйрәнгәнмен яшәргә.
Күпләр соклануы кирәк түгел
Сокланучым минем - янымда
Кышлар буе мине туңмас өчен
Җылытучым юрган астында.
Болын чәчкәләре кебек мин дә
Матур киенергә яратам
Таҗым саен сөю нуры минем
Тормыш күген шулай балкытам.
Саклаучым бар минем, яклаучым бар
Җил-давыллар кинәт искәндә
Ходаема рәхмәт, көч биргәнгә
Кайгы җиле җанны кискәндә.
Чәчкәләрне бик еш өзәләр шул
Мәҗбүр итеп иртә сулырга.
Әйтәсе килә дә соң, өзмәгез дип
Сокланыгыз бары аларга.
РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 15