Предыдущая публикация
Уң битемнән минем үбеп алды
Сагындым дип тә әйтә алмадым
Тиз арада үзе юк булды.
И әнием... Эшләрең уң булсын диеп
Уң битемнән минем үптең микән
Бит очларым һаман янып тора
Син онытма мине, дидең микән.
Онытмыймын... Бик юксынам сине
Ярый әле кадерләдем димен
Шул җиңеллек бирә җаннарыма
Сагышларга уралганда күңел.
Синең кебек килен җир йөзендә берәү
Дигән сүзләреңне сагынам
Изге рухыгызга башым иеп
Һәр иртәдә сезгә дога кылам.
И әнием...Тыныч йокла берүк
Безнең өчен җаның тыныч булсын...
Мин улыңны кадерләп кенә яшим
Ул бит җаным... Иң -иң газиз кешем.
Ярый әле син очрагансың аңа
Дигән була идең гел генә
Сагынам... Бик юксынам, әнием
Тыныч йокла инде гүреңдә....
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19