Предыдущая публикация
Җиле шундый назлы
Сөюләргә төрә күңелне
Уян, уян диеп
Тамчы булып биеп
Уята ул ярсу хисләрне.
Моңлы бер җыр булып
Күңелләргә тулып
Кайтара ул безне яшьлеккә
Ташкыннардай ургып
Ярларына кагып
Ялкын өсти безнең йөрәккә.
Яз яз инде
Ул бит шундый назлы
Яшәртә ул һәрбер күңелне
Бөре булып шыта
Аннан чәчкә ата
Һәм уята тагын өметне.
Язлар килеп торсын!
Сөю-назга төрсен!
Тик соңгысы гына булмасын!
Гомер озын булсын!
Йөрәк моңга тулсын!
Күңелләрдә һәрчак яз булсын!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14