Предыдущая публикация
Тәрәзәдән карап, торасың моңаеп.
Еракларга чыгып киткән улыңны,
Көтәсеңме әллә әнкәй сагынып?
Сурәтеңне алдым, карыйм да,
Уйларыма чумдым, тын калып.
Күп авырлыклар күргәнсең әнкәй,
Яшәгәнсең түзеп, сабыр булып.
Ниләр күрсәтмәгән язмышың,
Чыдар чама тапмас булгансың.
Калмагандыр яшәр көчләрең,
Кыска гомер яшәп узгансың.
Кайчан кайтсам да туган ягыма,
Туган йортта, әнкәй булмассың.
"Кайттыңмы улым"- диеп мине,
Капкадан да каршы алмассың.
Онытмам әнкәй, дога кылам сиңа,
Һәр атнаның җомга көнендә.
Сагынам әнкәй, дип сиңа дәшәм,
Урының булсын җәннәт түрендә.
Зәбир Низамиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев