Предыдущая публикация
-Ник елыйсың, әни? Елама.
Карашымны читкә бордым шулчак,
Сиздермәскә теләп балама.
Мин еламыйм... юк, юк, менә хәзер
Яшьләремне сөртеп алам да,
Елмаямын синең өчен, балам,
Дәва табып йөрәк ярама.
Яшь аралаш елмаюым күреп
Улым чумды кинәт кочакка.
Онытылды сагыш, борчуларым
Икәү яккан җылы учакта.
Елак шул мин, елап күңел шулай
Сагышлардан бик еш арына.
Язгы судай ташып түгелә дә
Кайтып төшә кабат ярына.
Куенымда балам, сагыш яшем
Шатлык яше булып түгелә.
Үзгәрергә мизгел эчләрендә
Күп кирәкми икән күңелгә...
Гөлара Шарипова
Май
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 22