Предыдущая публикация
Утыр әле, кордаш, дога кылыйк,
Исәннәр һәм мәрхүмнәр өчен.
Дога кылыйк, якыннарыбыз өчен,
Ярлылар һәм ятимнәр өчен.
Дога кылыйк, кайгылылар өчен,
Яудагы газизләребез өчен.
Сугышта ятып калганнар өчен,
Интеккән әсирләребез өчен.
Чирлеләргә терелү насыйп ит,
Күзсезләргә күрү насыйп ит.
Йөрәгендә сөюе юкка — сөю,
Ярлыларга барлык насыйп ит.
Раббым, комсызлыктан, ачудан сакла,
Көнчелләрдән, кансыздан якла.
Ятим бала анасын очратсын,
Сөйгән ярлар җәннәттә очрашсын.
Равия Нугаева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев