Предыдущая публикация
Ашыгалар, белмим кайларга?
Көннәр айларга кушылып,
Әйләнәләр тиз генә елларга.
Теләгәнчә булмый язмышы да,
Охшаш түгел көннәр көннәргә.
Дөньялар да тигез генә түгел,
Белмисең алда ниләр көтәргә.
Булмый шул фани дөньяда,
Җиңел генә рәхәт яшәргә.
Язмыш сыный безне гомер буе,
Нишлисең, кирәк түзәргә.
Яшибез карамыйча авыр-җиңелгә,
Кыскара бара тормыш юллары.
Бүләге булып кала елларның,
Маңгайга сызган сырлары...
Зәбир Низамиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5