Мәхәббәт!Нәрсә ул мәхәббәт,бармы ул мәхәббәт?Бар!Минем өчен бар мәхәббәт бу дөньяда.Әйе,мин яратам,мин хыялыймын.Мин җаным-тәнем белән шашып сөям аны,бары аны гына,минем бердәнберемне.Ничә еллар инде шул мәхәббәт утында янам,көям.Кайчандыр "Яратам!"-дип кычкырып әйтергә дә курыкмый идем,ә хәзер…Ә хәзер ул кеше ире,башка кеше кочагында.Аны белүем,аны сөюем мине бөтенләй башка кеше итте.Әйе,мин чынлап та хыялый кешегә әйләндем.Бер генә минутка да уйларымны аңардан бушандыра алмыйм.Аны уйлап йокыга китәм,аны уйлап уянам.Атлаганда янәшәмдә бара,туктасам елмаеп минем каршымда тора.Нәрсә хәл соң бу? Нишләп шулай булды безнең язмыш.?Нигә мин сөйгәнемнең кочагында тугел?Нигә ул минеке генә түгел?Минеке генә була ала иде бит ул ,әйе,бары мине генә иркәли,сөя ала иде.Барысына да мин үзем гаепле.Мин үзем,үз кулларым белән мәхәббәтебезгә киртә куйдым.Әти-әни сүзен тыңлап сөймәгән кешегә кияүгә чыктым.Сөйгәнемне дә ,үземне дә ут-газап эченә салдым.Белә торып бик зур ялгышлык эшләдем бит мин ул вакытта.Аны калдырып кияүгә чыгып,яратмаган кеше кочагына кердем.Хыялымда гел аның белән,аның кочагында гына идем.Ничә тапкыр иремә аның исеме белән дәштем.Үзем яратып та шул хәтле рәнҗеткәнем өчен язмыш мине дә буш итмәде.Йокысыз төннәрем башланды.Ирем хыялый булып көнләште.Ә «Ул» югалды.Юлларымда очравын теләсәм дә,бик күрәсем килсә дә бик озак чыкмады юлларыма.Кызлар белән очрашканын ишетсәм үземә урын табалмыйча үлеп көнләшә башладым."Алама юлларда йөремичә,әйбәт кенә берәр кызга өйләнеп ,бәхетле булса ярар иде"- дип теләргә ничек кенә көчләр тапканмындыр үземдә?Миңа ачуы зурдыр,мине онытып беткәндер дип уйладым.Ирем белән авылдан чыгып киттек.Ай саен , бары аны очрату теләге белән генә кайта идем авылга.Ләкин, узган өч ел гомер эчендә бер тапкыр да очрата алмадым юлларымда.Туй көнебездән башлап көнләшкән ирем тәмам чыгырыннан чыкты.Аңардан гына түгел, урамдагы бөтен кешедән дә көнләшә башлады.Мәңге дә гафу итмәслек пычрак сүзләр белән рәнҗетүее генә җитмәде кул күтәрә башлады.Теләгән чагында сугып җибәрүләр тукмап -изеп бәрүгә әйләнде.Түздем.Сөйгәнемне уйладым.Кичләрен утны тизрәк сүндереп яту ягын карадым.Ут сүнү белән татлы хыялларга күмеләм.Күз алдыма сөйгәнемнең сихерле зәңгәр күзләре килә.Уйларымда аны кочаклыйм,аны иркәлим.Ул көнне мин көтә идем .Әйе.Ләкин,кинәт килеп кергән хәбәр яшен утыннан да көчлерәк булып чыкты .Ул өйләнде.Йөрәгемнең әрнүенә чыдый алмый бөтен дөньяны яңгыратып кычкырасым килде,тешләремне кысып түздем,күзләремнән яшь актарылып акты.Кулымнан эшем китте.Юк.Мин өмет итмәгән идем аны.Мин кияүгә киткәч, аңа ничек авыр булганлыгын шушы вакытта ныклап аңладым да инде.Авыр булды миңа.Уйларыма хәзер үзе генә түгел,гел хатыны белән килеп керә башлады.Аларны очрату,күрү теләге белән сабантуйга кайттым.Һәм менә алар!Хатыны авырлы.Минем йөрәгем кысылды,күзләремне яшь каплады.Ләкин кеше арасында күрсәтергә ярамый,түзәргә кирәк.Түздем.Сабантуйдан тиле кеше кайтты минем урынга.Башлаган эшемне эшли алмый кире куйдым.Аны армиядан көткәндә язган көндәлекләремне ,аның сүрәтләрен алып утырдым.Елый-елый аларны укыдым.Үз-үземне күрә алмаслык булдым шул минутларда.Баскан урында тыныч кына басып тора алмадым.Әйтерсең дә җир убыла иде аяк астыннан.Күрәсем килә,бернәрсәгә карамый,ничек кенә булмасын.Уйлаган уйдан кире чигү мөмкин түгел иде.Һәм менә каршыма ул килә.Туктармы,дәшәрме?Башымны ярган кебек шикле уйлар узды.Туктады.Гашыйк күзләр бер-бересе белән очрашты.Ул көнне минем мәңге онытасым юк."Иң бәхетле көнем "-дип атадым ул көнне мин.Бер-берсен теләп типкән ике йөрәкнең очрашуы.Безнең сөйләшеп сүзләребез бетәр кебек түгел иде ул көнне.Ул да мине сагынып,теләп көткән бу очрашуны,шушы көнне,шушы минутларны.Аерылып китүе бик кыен булса да тагын очрашырга сүз куешып аерылыштык.Шуннан башланды инде минем шатлыклы да ,газаплы да көннәрнем.Авылга кайтканда аны күрәм дип канатланып очып кайтам.Сөйгәнемнең зәңгәр күзләрен генә күрсәм дә минем өчен чиксез зур бәхет булды. Ирем мине йодрыклар белән каршы ала.Сөйгәнем белән бу сирәк кенә булган очрашулар рәхәт булса да,аның хатынлы кеше булуы тирән газап та булды.Иремнән тәмам биздем.Юк,мин аңа бер аламалык та теләмәдем.Аның карашының көннән-көн начарлануы мине сөйгәнем белән якынайта гына барды.Тукмалып, ике-өч атна яткан урын өстеннән күтәрелергә сөйгәнем турында уй-хыялларым ярдәм итеп килде. Аның исемен әйтеп тиргәшсә дә миңа рәхәт иде.Ирем миңа тик бары төнлә генә кирәк булган хатын итеп карады..Юктан бар ясап тавыш чыгара.Мин авыз ачып бер сүз әйтә алмыйм.Каршы дәшсәң нәрсә белән бетәсе билгеле түгел..Көн дә шушы хәл кабатлана иде.Түземлегем тәмам бетте.Әти-әнием алдына кайтып егылдым.Алып кайтыгыз мине,булмаса ул мине үтерәчәк-дигәч әтием килеп алды.Булды,сөйгәнемне онытырга тырышып карадым.Мәхәббәттән котылу юк икән.Йөрәктән йолкып алып ташлап булмый икән шул.Яратам,яратам,һәм мин бәхетле.Мин ярата алуым һәм аның яратуы белән бәхетле.Мәхәббәт...Шул хәтле сагышлы,моңлы булгангадыр инде сине "Мәхәббәт"-дип атаганнардыр.Җырларга,биергә сәләт кирәк булган кебек сөя белергә дә сәләт кирәктер ул минемчә.Гомер буена сөйгәнеңне йөрәгеңнән алып бәрмичә,уйларыңда гына булса да,үзең өчен иң газиз,иң изге кеше итеп саклый белергә сәләт кирәктер.Мин яратам.Кайда гына карасам да ,йолдызларда,бакчаларда шау чәчкәгә күмелеп утырган сирень чәчкәләрендә,туй күлмәген кигән шомырт агачында,бар җирдә дә аны күрәм.Күз алдымда аның ягымлы карашы,мине үзенә гашыйк иткән зәңгәр күзләре тора.Нинди генә матурлык күрсәм дә,шушы матурлык арасында ул чагыла.Менә әле дә,минем өчен ул кеше ире кебек түгел,бары минем генә сөйгәнем һәм мине генә сөя дә.Бар кеше дә мине аңлар дип өмет итмим.Яшьлегендә безнең кебек сөеп-сөелеп тә бергә була алмаган кешеләр аз мени?Алар аңлар безне.Беләм бу сөюем,безнең очрашулар мине ямьсезли генә...тик нишләргә?Ансыз яшәү булмас кебек шул миңа.(1988 ел)…Алсу
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 23
Язмышпардан узмыш юк диясе генэ кала
"Кызыл таң" гәзитенең одноклассники төркемендә сез күңелегезгә хуш килгән яңалыклар белән таныша аласыз
Кереп карагыз әле
Безнең Одноклассники төркеменә кереп карагыз!