Предыдущая публикация
*****
Нигә көзләр моңсу, диләр,
Моңсу түгел, көләч ул.
Көзге кояш әле сүрелмәгән,
Пичтән төшкән кумәч ул.
Көзнең әле гүзәл чагы,
Ашыкмыйлар гөлләр шиңәргә.
Агачларның койган яфраклары,
Вальс бии көзге җилләрдә.
Боекмасын әле күңелләрдә,
Ашыкмасын кара көзләргә.
Пәрәвезнең нечкә җепселләре,
Шатлык булып кунсын йөзләргә.
Нигә көзләр моңсу, диләр,
Моңсуларга юктыр сәбәбе.
Табигатьнең һәр фасылы гузәл,
Сукмагандыр әле сәгате...( Ризидә Шутова,26.09.23)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4