Предыдущая публикация
Киләчәктә, аннан, иртәгә..
Тик нигә соң, җан үкенә икән,
Бәхет итеп карап.... үткәнгә?
Менә менә, кунар сыман әле,
Ул бәхетне коштай күрәбез,
Ә үткәндә калган мизгелләргә,
Бәхет күреп гөлләр үрәбез..
Бүгенгесе, күрәм бәхет түгел,
Нидер җитешмәгән әле юк..
Ач кешегә, ризык ашау бәхет,
Тамак тукта инде, бәхет юк.
Сөеп - сөеләбез, без бәхетле,
Бик гадәти кабул итәбез,
Тик нигәдер, сәбәп азак табып,
Шул бәхетне ташлап китәбез..
Тормыш тыныч, бары әйбәт чакта
Белмим нигә, кайдан казынып,
Шул бәхеттән борын күтәрелеп,
Ызгыш чыгарабыз, азынып.
Әй кайтмый ла кире ул бәхетең!!
Югалтканнан, гафу үтенеп,
Бүлганнарын бәхет итеп күрми,
Тик яшибез.. азак үкенеп
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев