Чувашстан. Батыр районы.
Татар Согыты авылыбызда яшәүче Алия әби Фәизова шушы көннәрдә үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул - гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган, авылыбызның иң өлкән яшьтәге кешеләренең берсе. Авыл һәм район башлыклары, иксез-чиксез күп туганнары тәбрик итүләренә без дә кушылабыз. Алия әбине 100 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Ходай биргән хәерле гомердә нык сау-сәламәт булып, алдагы тормышка әлегедәй оптимистик рухта калып, туганнарының һәм якыннарының ышанычлы терәк булуына шатланып, тагын да күп еллар шулай матур һәм бәхетле гомер кичерүен телибез!
Группабыз администрациясе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6