🌸1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр.Һәр гаиләгә иминлек һәм муллык, күңел җылысы, әлбәттә, сабыйларның бәхетле, иманлы, сәламәт булуларын телибез! Дәвамчыларыбыз – балаларны саклагыз!❤🙏
Ульян шәһәрендә иң зур мәчет ачыла. Хөрмәтле мөселман кардәшләр, 4-нче июнь көнне сәг.10:00 Ульяновск шәһәренең иң зур мәчетен ачу тантанасы булачак. Ул мәчетнең адресы: Камышинский урамы, 137. Район администрациясе әйтүенә караганда, мәчет ачу бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, чит ил вәкилләре дә катнашачак. Ульяновск шәһәренең Ләйли Җамал исемле иң зур мәчетен ачу бәйрәменә рәхим итегез!
Алсу Куликова. ( Татарско-Сугутский сельский дом культуры). 24 майда безнең мәктәпне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бүген дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта калды. Соңгы кыңгырау бәйрәме мәңгегә якты һәм шатлыклы истәлек булып калачак. Без чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга имтиханнар тапшыруда уңышлар, чиста күк, якты кояш, яхшы кәеф телибез! Безнең мәктәп алар өчен һәрвакыт туган йорт булыр дип ышанабыз!
  • Класс
Показать ещё