Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш елы балалары! Хөрмәтле дуслар! Һәммәгезне дә ихлас йөрәктән Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрик итәбез. Кадерле ветераннарыбыз, тән яраларыгыз сугыш елларын мөмкин кадәр сирәк искә төшерсен, олыгайган көннәрегездә Аллаһы Тәгалә үзегезне җан яраларыннан сакласын. Сез күргәннәрне, Сез кичергәннәрне кабат кичерергә язмасын. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Дөньялар тыныч булып, иминлектә балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә Ходай насыйп итсен.
Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.
Хәтерләрдә мәңге сакланырлар
Ветераннар узган данлы юллар.
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!
Группабыз администрациясе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев