Һәр кешенең үз язмышы. Бу ананың борчылуын да аңлап була . Беркем дә үз баласын начар булсын дип үстерми. Нинди генә булмасын анасы өчен баладан да якынырак кеше юк ул. Сөембикә апа күпме вакыт елап утыргандыр, ниһаять ул идәннән торып караватка утырды. Нишләргә? Кемгә беренче хәбәр итәргә? Шактый гына уйланып утыргач ул телефонын алып, төймәләрнә басты.
-— Нихәл Шамил? Син кая?
— Сөембикә? ??
Телефонның теге ягында Сөембикә апаның тормыш иптәше иде.Төн уртасында шалтыраткан хатынын аңламыйча:
-— Нәрсә булды Сөембикә? Нигә дип төн уртасында шалтыратасың?
— Мин сәгатькә карамадым шул Шамил, карамадым.
— Соң карарга бит инде, нигә дип төн уртасында йокыдан уятасың? Иртә белән шалтыратсаң нәрсә була?
-— Шамил бәлә килде бит безгә, бәлә, — дип Сөембикә апа елый-елый иренә булган хәлләрне сөйләп бирде.
-— Ә син кая хәзер? Казанга килгәч миңа әйтергә яисә квартиргә киләсең бар иде, аннары икәү бергә балалар янына барыр идек.
-— Мин бит бары балаларны сагындым, Алсуның хәлен белергә теләдем, бала табарга күп калмагач, бераз янында булырга теләдем иде. Ә хәзер нишләргә белми Сириннәр өендә утырам.
— Шунда гына тор, мин хәзер килеп җитәм. — дип Шамил телефонын куйды. Эш буенча килгәндә йоклап чыгарга, ял итәргә кирәк булыр дип, яшьләргә дә комачауламаска булыр дип, алган ике бүлмәле фатирда кич кунган Шамил, тиз генә киенеп хатыны янына ашыкты. Сөембикә телефонын тотып, Мәхмүдәгә ничек итеп әйтергә дип уйланып утыра бирде. Аның бу фаҗига турында әйтергә теле әйләнмәде. Шулай да ул телефон номеры җыйды. Әлбәттә инде төн уртасында кодагые шалтыраткач, Алсуның да бала табарга санаулы гына көннәре калганга, Мәхмүдә үзенә шатланып:
— Исәнме кодагый, исәнме, күптән көттем синең шалтыратуыңны. Нәрсә, нәрсә Алсуым бәби таптымы? Хәлләре ничек? — дип Сөембикәгә сүз әйтергә ирек бирмичә, сораулар яудыра башлады. Тик теге яктан гына җавап бирүче булмады, теге якта тынлык урнашкан. Мәхмүдә шикләнә төшеп:
— Кодагый син мине ишетәсеңме соң?
Ниһаять үзендә көч табып Сөембикә:
-— Әйе кодагый ишетәм, тик сиңа гына әйтер сүземне әйтә алмыйм.
— Ничек инде кодагый? Син бит үзең шалтыраттың, — Мәхмүдәнең йөрәгенә кисәктән генә пычак белән кадаган кебек булды. Ул бүген кичтән бирле болай да үзен бик сәер тотты. Вакыты белән башы әйләнде, вакыты белән кулы сынган кебек сызланды, вакыты белән өстеннән танк белән чыккан кебек хис итте. Шуңа да ул:
— Кодагый минем кызыма нәрсә булды? Дөресен әйт— дип турыдан туры сорады.
Белми, белми шул Мәхмүдә теге якта Сөембикәнең кычкырып елап җибәрмәс өчен йодрыгын авызына кабып, канатканчы төшләгәнен. Белми, белми ул Сөембикәнең нинди ут эчендә дөрләп янганын. Шуңа да нәрсә эшләргә, нәрсә әйтергә белмәгән Сөембикә куркуыннан телефоны кулыннан төшереп җибәрде. Теге якта телефон сүнде. Мәхмүдә кызы әйткән сүзләрне исенә төшерде, ,, бала тапканда кеше үлергә дә мөмкин диләр әни" Мәхмүдәнең кулыннан телефоны төшеп китте, ул :
-— Кызым — дип бар көченә кычкырып җибәрде дә караватына ауды. Хатының кычкырган тавышына уянган Закир аптырап калды . Ә караватта хушсыз яткан хатынын күреп бетереп тә курыкты. Көч хәл белән генә Мәхмүдәне аңга китергәч:
-— Нәрсә булды? Нигә кычкырасың?
— Анда Алсу, Алсу— Мәхмүдә яшь аралаш иренә карап:
-— Нәрсәдер булган, миңа кодагый шалтыратты, телефон, кая минем телефон? — дип телефонын эзли башлады. Идәндә яткан телефонын күтәреп, тизрәк Сөембикәгә шалтырата башлады. Ләкин сөйләшә генә алмады, аның кулыннан телефонны тартып диярлек алып:
— Я тагын егылырсың, үзем сөйләшәм— дип телефонны колагына куйды.
— Сәләм кодагый, хәзер әйт миңа нәрсә булганын. Нинди хәбәрең аркасында минем хатыным хушсыз ята иде, шуны беләсем килә.
Сөембикә кабат куркып калды. Ничек итеп минем улым сезнең кызыгызны аздан гына үтермәде дип әйтеп була ? Бу башка сыймаслык хәл бит. Шулай да аңа җавап бирергә туры килә , ул чын дөресен әйтмәскә, ә бары бераз җиңеләйтергә, ә калганын хастаханәгә килгәч әйтергә уйлады. Чөнки Мәхмүдәнең хәле хәбәрне ишеткәч авырайса, аңа ярдәм итәргә табиблар була, шуңа да ул :
-— Кода Алсу хастаханәдә, аның хәле авыр, үтенәм тизрәк килегез, — дип хастаханәнең адресын әйтте дә телефонын сүндерде. Ишектән атылып кергән Шамил :
— Сөембикә алтыным нәрсә булды соң Сирингә? Нишләрбез икән инде хәзер?
— Нәрсә булды, нәрсә булды? Нәрсә булсын Шамил, алмагачтан алма ерак китми диюләр дөрес икән. Ул синең кебек үк көнче иде. Күпме әйттем, күпме тырыштым мин аны үзгәртер өчен. Без бала түгел, без вәхши җан үстергәнбез. Сирингә нәрсә булды дип сорыйсың, ә Алсу, Алсу турында нигә сорамыйсың?
--Сөембикә .....
— Нәрсә Сөембикә? Үзем күпме нужа күрдем синең көнчелеген аркасында, ә Сирин сине уздырды. Үтерде, үтерде ул безнең оныгыбызны, безнең өметебезне. Ә Алсу, Алсу бит ул фәрештә кебек иде, ә хәзер нәрсә? Ничек итеп әти әнисенә әйтергә, нәрсә дияргә?
— Ничек? Син бит исән дидең.
— Белмим, белмим Шамил, син үз күзең белән Алсуны күрсәң, үзең дә ышанмас идең. Ярый әйдә хастаханәгә барабыз, тиздән кодагыйлар дә килеп җитә.
— Алар беләме?
— Юк, дөресен белми, мин бары Алсу авыр хәлдә дип кенә әйттем. Нәрсә булганын әйтмәдем, дөресрәге әйтә алмадым. Мин үзем дә хастаханәгә барырга курыктым, шуңа да син килгәнне көттем. Әйдә, әйдә тизрәк барабыз.
Хастаханәгә килгәч аларга өченче катка менәргә куштылар. Баскыч янына килеп җиткәч Сөембикәнең аяк буыннары калтырый башлады, йөрәге сикерде.
— Шамил мин менә алмыйм, әйдә лифт белән менәбез.
Шамил Сөембикәнең кулыннан тотты, шулай икәү кирәкле этажга менделәр. Яннарыннан үткән шәфкать туташыннан сорашып табиб янына керделәр.
— Исәнмесез, без киленебезнең хәлен белергә дип кергән идек— диде калтыранган тавышы белән Сөембикә, табибның күзенә туры карарга куркып. Табиб башын селкеп, әйтимме юкмы дип карап торды да :
-— Ә нәрсә әйтим, нәрсә? Мескен кыз, без аны кисәкләрдән җыйдык дисәм дә күп булмас. Шул хәтле кыйнарлык, җитмәсә корсаклы хатынны, моның өчен псих булырга кирәк. Улыгыз психический авыру булгач нигә аны тикшерүчеләргә йөртмәдегез? Үз гомеремдә мондый очрак булганы юк иде . Кешеләр төрлесе булды, бу, бу .......мин нәрсә дип тә әйтә алмыйм.
Табиб туктап калды, Шамил ул дәшмәгәннән файдаланып:
-— Гафу итегез инде, ә онык, оныкны коткарып кала алдыгызмы?
Табиб утырган җиреннән сикереп торды, аздан гына кычкырып җибәрмәде, аннары уйлап куйды,,, әйе алар ул вәхшинең әти, әнисе, тик аларның гаебе юк дип :
-— Сез нәрсә телисез соң? Без бит бары табиблар. Кызга нәрсә булганын күргәнсездер бит? Бала хастаханәгә килеп җиткәнче үк үлгән иде, әле ярый әнисен әлегә алып кала алдык, анысының да өмете бик аз. Гафу итегез безне, без хәлдән килгәнне эшләдек. Кызның исән калуы шик тудыра, дөресен әйткән өчен үпкәләмәгез. Шулай да өметегезне югалтмагыз дияр идем мин . Ә әти әнисе кызның кая?
— Алар хәзер килеп җитәләр,— диде кабат күзен күтәрергә куркып басып торган Сөембикә.
-— Менә, менә аларга нәрсә дип әйтергә? Аларга тагын да авыр булачак.
Бүлмәдә тынлык урнашты . Өстәл өстендәге кәгазьләрен карап утырган табиб:
— Сез реанимация бүлеге янында көтә аласыз, минем башка авырулар карыйсым бар — дип Шамил белән Сөембикәгә бүлмәдән чыгарга кирәк икәнен аңлатты. Башларын түбән игән ата белән ана реанимация бүлеге янына килеп бастылар гына, Сөембикәнең телефоны шалтырап:
— Кодагый сез кая, без хастаханә ишегеннән кердек, безгә кая барырга?
-— Сөембикә аларны кая көткәннәрен әйтте дә, яшь тулы күзләре белән иренә карап:
-— Ничек әйтәбез Шамил, ничек? Ничек итеп аларның күзләренә карыйбыз ә ?
Шамил хатынының башын күкрәгенә куеп, аны кочаклап алып:
— Нишлик инде? Безгә барыбер әйтергә туры киләчәк, үтенәм үзеңне кулга ал, мин, мин үзем әйтәм борчылма.
Менә, менә ул ике гаиләнең очрашуы. Берсе хатынын вәхшиләрчә кыйнап үтерергә җитешкән ир- егетнең әти, әнисе һәм беркатлы, бөтен кешегә, бөтен нәрсәгә ышанучы, чиста күңелле, үлем белән көрәшеп яткан кызның әти әнисе. Сөембикә белән Шамил янына килеп җитүгә, аларның карашлары белән үк Мәхмүдә хәлнең начар икәнен аңлады, ул бары:
-— Алсу, Алсу исәнме?
Хатынына карап алган Шамил, — әлегә исән— диюен сизми дә калды.
-— Ничек әлегә?
Мәхмүдә белән Закир каршыларында басып торган ир белән хатынга карап җавап көттеләр. Сөембикә күзләрен ача төшеп Мәхмүдә каршысына килеп төзләнеп утырды да :
-— Кодагый җаным гафу ит безне, күпме тырышсам да Алсуны саклап кала алмадым.
— Син нишлисең кодагый? Тор, торып бас, син нәрсә әйтергә телисең?
-— Мин, мин, Сирин, мин— дип Сөембикә Мәхмүдәнең аякларын каты итеп кочаклады да:
-— Үтенәм гафу ит, иң беренче мин гаепле,— дип үкереп елый башлады. Ул нишләргә белми башларын Мәхмүдәнең аякларына бәрде. Аны ничектә туктатып булмый кебек иде. Тавыш ишетеп чабышып чыккан шәфкать туташлары көч хәл белән елаган Сөембикә белән, таш кебек катып калган Мәхмүдәне аерым бүлмәгә алып кереп киттеләр. Шамил белән Закир үзара сөйләшеп калдылар. Укол кадаганнан соң бераз тынычлана төшкәч Мәхмүдә караватыннан торып ишеккә таба атлады. Ләкин аны аяклары тоңламады, ике өч адым ясауга ул аздан гына егылмады. Аның күз алларында әллә нәрсәләр йөргән кебек булды. Шуңа да ул күзләрен каты итеп йомып куйды. Бераз басып торгач күзен ачып янә атларга теләде, тик кабат аны аяклары тоңламады, хәтта урыныннан кузгалырга ирек бирмәде. Ул яңадан башы әйләнеп әздән генә егылмады. Артыннан килә башлаган Сөембикә аны тотып калды да:
— Кодагый утыр үтенәм, бераз гына утырып тор.
Мәхмүдә Сөембикәгә карады, аның күзләре Сөембикәне яндырып үткән кебек булды. Ләкин Сөембикә янә:
-— Кодагый үтенәм утыр.
— Сөембикә сиңа кодагый дип әйтергә телем әйләнми бит. Нишләргә миңа? Алсуым үлсә миңа нишләргә әйт? Ә оныгым, оныгым кая?
-— Үтенәм кодагый утыр, мин сиңа барысын да сөйлим. Үтенәм тыңла мине, миңа да бик авыр бит.
Сөембикә белән Мәхмүдә әкрен генә караватка барып утырдылар, Мәхмүдә Сөембикәгә карап:
— Гафу ит, син гаепле түгел, синең улың өчен син җавап бирмисең. Ә хәзер чын дөресен сөйлә, син мин гаепле диюгә синең улың гаепле икәнен аңладым мин.
Сөембикә күзләрен идәнгә төшерде, оялды ул аның күзенә карап сөйләргә.
— Юк кодагый мин гаепле, мин. Белсәң иде хәзер миңа ничек кыен икәнен. Хәлемнән килсә җир тишегенә төшеп китәр идем— дип нәрсә булганын сөйләде. Ул вакытта Мәхмүдәнен йөзен күргән кеше, үзе дә бертуктаусыз елар иде. Мәхмүдә бер күзен ачты, бер япты, нәкъ менә Сөембикә кебек авызына кулын китереп, каты кычкырмыйм дипме, бармакларын каны чыкканчы төшләде. Шул канлы бармаклары белән чәчләрен тотып каты итеп тартты. Ахыр чиктә кулларын күкрәгенә куеп киемнәрен йолкый башлады. Муеннарын ышкып кызартып бетерде. Аңа сулыш җитмәде, ул янә куллары белән башына ябышты. Менә, менә ул ана ярсуы, ананың җан ачысы, тик нинди сәбәпләр генә булмасын, барлык аналар да менә шулай йөрәк аша уздыра, йөрәкләре әрнеп яна аларның. Сөембикә сөйләп бетергәч тә Мәхмүдә берсүз дә дәшмәде. Күзендә дә инде яше таммады, кипте аның күз яшьләре, кипте. Ул бераз уйланып утыргач Сөембикәгә карап :
-— Баланы алып кайтып күмәргә булыр.
— Әйе, Алсу күп тапкыр миңа балага бабай исемен кушасым килә диде, баланы Газинур исеме белән күмәрбез. — дип Сөембикә Мәхмүдәгә карап— Кодагый хәлең ничек? Сиңа нәрсә булса да кирәкме?
— Су, су бир әле.
Сөембикә тумбочка өстендә торган кружканы алып, якында гына торган краннан су алып кодагыена бирде.
-— Безгә көчле булырга кирәк, Алсу үзе дә көчле иде, минем елаганымны яратмый иде балам. Еламыйм кызым, мин бүтән еламыйм. Синең өчен, синең өчен мин түзәм балам. Йөрәгем генә бик каты елар, тик мин сиңа ул елаганны күрсәтмәм, исән генә бул, тизрәк төрел балам— дип Мәхмүдә су эчә башлады.
Дәвамы иртәгә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13