Менә тагын дөреслекне белер өчен Алсу бер мөмкинлекне югалтты. Әтисе дә кызын оныгы белән бергә үзләрендә яшәвен теләде.
-— Иртәгә Сирин сине каршы алырга килгәч мин үзем аның белән сөйләшәм. Ул миңа каршы килер дип уйламыйм. — диде Закир абый.
-— Әле кайчан гына үзе дә нәни бәби булган кызыбыз безне әби, бабай ясый. Оныгыма исән сау гына туарга язсын инде Ходаем. -диде иренә кушылып Мәхмүдә апа.
Сәгать телләре генә тиз әйләнә шул, әти әни янында торырга саналган вакыт та тиз үтеп китте . Көндезге аш вакыты җиткәндә Сирин Алсуны алырга килеп җитте. Закир абый да үзенең нәрсә теләгәнен кияүгә әйтте, тик кияү генә:
-— Карарбыз бабай, әле бераз вакыт бар бит, аннары Алсудан да тора, хәле ничек булыр бит. Ә әлегә әни янында бераз булса да торырга кирәк, әни бик үтенгәч каршы килмәдек, үзегез беләсез инде. Ә болай мин каршы түгел. Алсуга да әйбәт булыр иде , бәби карарга өйрәнер, без бит яшьләр бернәрсә дә белмибез. Ә шәһәргә кайткач миңа да өйрәтер. — дип Сирин елмаеп хатынына карады. Бераз сөйләшеп алгач яшьләр китеп барды . Нинди генә яхшы булырга теләсә дә, кайнана, кайнана йорты инде ул, үз әниеңнең йортына тормый. Юк Алсу зарланмады, бары аңа уңайсыз иде, үз өендәге кебек теләсә кайчан ята гына да алмыйсың , теләгән ризыгыңны да ашый алмыйсың яхшы түгел дип уйлыйсың. Менә ул телевизордан кемнеңдер, кибет ашы, пачкалы быстрый суп ашаганын күрде. Алай эшләп карады, болай йөрде, түзә алмады, кайнанасы белән киңәшләшеп авыл кибетенә быстрый суп аларга дип килде. Кибеттән кирәк әйберләрен алып, күрше урам аша кайтырга булды. Кайнанасы авыл советына кереп ниндидер кәгазь алырга кушты. Авыл советына керәм дигәндә генә ишек ачылып китте һәм ишектән Галия килеп чыкты. Ул да Алсуны күргәч бик аптырады, шулай да сүзсез каласы килмичә:
— Сәләм Алсу, нәрсә инде хәлләрең? Әле бәби тапмагансың икән, ярар исән сау гына тап дип әйтим инде. Үзем дә шунда барырга җыенам бит озакламый, корсаклы хатынга начар сүз әйтергә ярамый ди әни. Алла Сакласын кечкенә Гамилемә зыян тимәсен. — дип Галия кулы белән корсагын сыйпады.
-— Рәхмәт Галия үзең дә исән сау гына бәби алып кайт, мин дә шат сезнең өчен .
— Дөресме?
-— Галия ә нигә соң мин ачу сакларга тиеш? Син бит минем егетемне тартып алмадың, онытмаган булсаң мин инде Сирингә кияүгә чыккан идем. Шулай да бәхетле булыгыз диясем килә . Сау бул Галия, үзеңне сакла, ярыймы.
Галия бик, бик теләгән иде Алсуны бераз чеметеп алырга, тик никтер барып чыкмады. Ялларга гына кайткан Галия өйгә ашыкты. Ул өйгә кайтып җиткәндә инде бозауны суеп бетергәннәр иде. Галия өйгә кергәнче кайнанасы бакча ягында икәнен белеп , аның янына чыкты. Фәймә апа яңа яуган кар өстендә суйган бозауның эчәгесен әйләндереп маташа иде.
— Әни син нишлисең? Кемгә кирәк ул эчәк? Үтенәм әни ташла аны, кемгә кирәк ул, бу салкында нигә дип нужарасың икән?
— Апаларың эчәк бәлеше ярата, менә чистартып, пешекләп җибәрергә телим.
— Алар бит эчәк бәлеше ярата, менә алар чистартсын. Кая соң алар үзләре ә ? Нигә иртәрәк кайтып булмыймы, белделәр бит бүген бозау суйганны. Әни мин булышыр да идем, тик бик куркам салкын тидерермен дип. Аннары балага зыян тисә, юк, юк, әни мин хәзер киемемне алыштырам да чыгам.
— Рәхмәт кызым, юк кирәкми, син өйгә кер Галия, чыланда ак чиләктә токмач басып, кисеп куйган идем, ашны пешереп бетер. Ирләрнең эшләре бетә, ашыйсылары киләдер.
— Әни син дә кер, чистартма ул эчәкне, аның эше дә күп, урамда да бүген салкын.
— Юк, сеңлем килә хәзер, ул булышам диде.
— Нәрсәгә кеше борчыйсың инде, үзеңә кирәк хәтлесен генә чистарт, калганын ташла, ә апаларга кирәк булса кайтсыннар иде. Әйткәч тагын мин начар, мин гаепле, ләкин мин дөресен әйтәм әни. — дип Галия өйгә керде генә, урамнан ук көлешә-көлешә Галия артыннан ук Гөлфирә белән Зөлфирә гаиләләре белән килеп керделәр.
— Менә яхшы бик вакытлы кайттыгыз әле апалар, — дип Галия авызын ерып кунакларны каршы алды . Тегеләре исә "" чәй эчеп тормыйбыз итләрне урнаштырасы бар" дип сумкаларын барлый башладылар. Ирләре өс киемнәрен салып, вешалкада эленеп торган фуфайкаларны киеп Гамил янына урамга чыктылар.
— Әй кирәк бит ә, тәки итне ваклап салырга дип кечкенә пакетларны алырга онытканмын, өйдә вакламас өчен, монда гына җайлап кайтырмын дигән идем, булмады — дип Гөлфирәсе үз үзен сүгә дә башлады.
— Әнинең гел запас пакеты була иде, әнә кара теге тартмадан— дип Зөлфирә газ плитәсе янында торган тумбочкага кулы белән күрсәтеп. Болай да ачуы чыгып йөргән Галия тагын да кыза төшеп:
— Туктагыз, туктагыз, нинди ит, нинди пакет турында сөйлисез сез? — диде Галия игезәкләргә карап— Да , әле пакетын да әни бирергә тиешме? Яхшы менеп утыргансыз сез әни җилкәсенә. Ә үзегез аңа булышканыгыз бармы? Авызыгызны майландырып эчәк бәлеше ашыйсыз, ә үзегез аны шушы салкында юганыгыз бармы? Сез, сез ул иртән кайтып әниегезгә булышырга тиеш . Алайса кич кунакка кайталар, тәмле ашыйлар да, сумкаларын тияп китеп баралар. Нигә иртәрәк кайтып идәнен юып, карларын керәп китмисез? Әнигә булышмасагыз мин сезгә бернәрсә дә бирдермим. Әйе мин килен генә, ләкин дөресе шул бит, ә ит өчен акча алып кайттыгызмы?
— Нинди акча, син нәрсә әллә җүләрме? Без аның кызлары, ә син кем??
-— Кызлары булгач нигә әниегездән көләсез? Ул иртә таңнан торып төрлек карый, сыер сава, каймак чыгарта, көне буе бер дә тик тормый. Ә сез эшегез өчен акча аласыз бит шулаймы? Ә нигә әнигә сезнең өчен көне буе эшләгәнгә акча бирмисез? Аннары сыер, бозау, сарык, тавык, санап бетергесез , алар бит воздух ашамый, игене, печәне, саламы кирәк. Әни акчаны идән астында бастырмый бит.
-— Син нәрсә кызый ,бераз башыңа киттеме әллә? Нинди сөйләнә башлады, ә син ул эшне үзең эшләгәнең бармы, безне гаепләп торасың. Үзең акчаның каян килгәнен беләсеңме? Үзең акча түләдеңме?
----Нәрсә өчен? Гамил атна саен кайтып тирес түгә, өйгә кайтканда да исе бетмәгән була әле. Печәнлектән бер атнага җитәрлек печәнен төшереп калдыра, игенне төгермәннән тарттырып калдыра, җитмәсә җәй буе ул карады бөтен төрлекне, сез түгел. Сөйләшеп игенен дә кайтарткан, акчасын да әнидән алмаган, үзе түләгән. Ә сез беләсезме соң иген бәясен? Күпме төрлеккә иген киткәнен беләсезме? Рәхәттер ул әзерне алып китү. Әйе мин дә белми идем, сездә торып мин үз күзем белән күрдем күпме хезмәт киткәнен, күпме акча тузганын. Әйе мин дә әзергә генә яши идем, мин иркә кыз идем, тик хезмәт өчен акча түләргә кирәк икәнен яхшы беләм. Сез уйлаганча мин алай начар кыз түгел. Әйе сез кызлары, тик мин сезгә ит тә, сөт тә, каймак та типә тиенгә бирдермим. Әни белән үпкәләшсәк үпкәләшәбез, тик минемчә булачак.
— Син үзеңне кем дип белдең соң кызый,? Башыңа киткән ахыры синең дөрестән дә . Үз өебездә үзебез хуҗа әле, ачуны чыгарма. — Зөлфирә ачуыннан кызарынды, бүртенде— Кит юлымнан төртеп аударганчы, без килен итеп алырга ризалык бирмәсәк нишләр идең көчеткән чыпчыгы?
— Ә син әйт, нишләр идем икән ? Әйдә, әйдә хәзер үк Гамил янына чыгып әйтәбез сез нәрсә эшләгәнне. — дип Галия көлеп җибәрде дә — Ә әнигә акчаны үзегез бирегез, мин таләп итте димәгез, үзегездән көлмәсен. Үзегез яхшы фатирда, шәһәр уртасында яшисез, ә без шәһәр читендәге хрущевкада яшибез. Так что Гамилнең дә яхшы фатирда яшәргә хакы бар. Ә нигә әле ул үзе караган төрлекне сезгә бушлай ашатырга тиеш ә ? Бер званок һәм без иткә хуҗа табабыз. Ә хәзер вакыт уздырмагыз, әнигә булышырга чыгыгыз эчәк юышырга, сезгә кирәк бит, чыкмасагыз ике дә уйламый этләргә бирәм, яисә бензин сибеп ут төртәм сасып ятмасын.
Зөлфирә белән Гөлфирә бу юлы чыннан да бер сүз дә әйтә алмадылар. Әгәр Гамил дөреслекне белсә тавыш чыгасы билгеле иде. Шуңа да бу юлы киемнәрен алыштырып әниләре янына чыктылар. Ә Галия үзе дә көтмәгән иде Гамилнең апаларына каршы килә алуын. Сүзләре дә бит уйлаган кебек, үзеннән үзе, су аккан кебек чыкты. Яшь килен шатланды да, менә бит нинди акыллы сүзләр әйтә белә икән ул. Әйе бу юлы ул теләгәнчә килеп чыкты, әниләре кирәкми дип торса да, кызлары аңа яхшы гына акча биреп калдырдылар.
— Әни син бит акча күп түгәсең, әнә иген алырсың, игенне төгермәннән чыгарганда утны күп ашый, утыңа түләрсең — диделәр. Ә Галия аларга читтән генә көлеп карап торды. Кунаклар китеп беткәч өчәү генә өстәл янына чәй эчәргә утырдылар.
-— Улым сез иртәгә китәсезме?
— Әйе әни, төшке аштан соң гына , ә нигә?
— Улым әнә апаларың бу юлы иткә акча калдырдылар, акчаны алып җыеп куегыз, иң күп эшне син эшләдең бит, шуңа да бу дөрес булыр, аннары сезгә кирәгерәк тә.
— Әни әлегә синдә торсын, кирәк булса алырбыз.
-— Галия кызым авыр булмаса Талия апаңа бераз күчтәнәч илт әле. Бераз ит, сөт алырсың, аның беркеме дә юк, мин елда шулай садака илтәм аңа бозау суйгач.— диде Фәймә апа Галиягә карап, ләкин Гамил Галиядән алданырак:
— Әни үзем илтермен, мин барыбер шул якка барам.
— Кая барасың син? — дип Галия Гамилгә карады.
— Галия бая авыл советы рәисе шалтыраткан иде, килеп кит әле өйгә диде, сөйләшәсе сүзе бар ахыры.
— Син авыл советынамы?
— Юк инде, өенә барып киләм, әгәр барасың килсә киен бергә барырбыз. — дигәч Галия бераз тынычланды. Аның Алсу авылда булуын белгәч, бер генә дә аларны очраштырасы килмәде. Ләкин язмыш кына бу ике кеше сынавын дәвам итте . Гамил авыл советы председателенең өенә килде. Рәис Мансурович Гамилгә зур йомышын әйтте.
— Гамил энем син зур кешеләр янында йөрисең, синең киңәшен кирәк иде . Бәлки үзең үк мәсьәләнең чишелешен әйтерсең.
— Нәрсә булды Рәис абый?
— Син беләсең бит инде Линар абыең бөтен авыл белән идарә итә . Минем дә ул мөлкәттә бераз өлешем бар. Фермаларга ремонт ясаган вакытта акчалата булышкан идем. Ә менә хәзер акча кирәк булгач ала алмыйм.
— Бирмиме? Нәрсә дип аңлата акча бирә алмавын?
-— Әлегә акчам юк ди, ниндидер зур түрәләрдән акча алып торган, ферма эшли башласын өчен , аларга биреп бетерим инде, син авыл кешесе түз ди. Аларга биреп бетерүгә сиңа бирәм диде. Тик нигәдер бик борчылам.
-— Бәлки бирер Рәис абый, чыннан да бәлки бераз түзәрсез.
— Түзәр идем дә, тик соңгы арада ферма тирәли чит кешеләр йөри башладылар. Әгәр ферманы тартып алсалар мин акчасыз калам. Аннары мин ничек исбат итәм яңа хуҗаларга? Теге түрәләргә акча бирә алмаса точно фермасыз калабыз, андый хәлләр хәзер булгалый бит, ишеткәләп торабыз. Син сорашкала әле үзеңнең эшең буенча дисәм дә инде.
-— Ярар Рәис абый мин белешермен, Линар абыйның кунаклары хакында да сорашырмын. — дип Гамил саубуллашып өенә кайтып китте . Урамда шактый караңгыланып, күктә ай да күренми. Акрын гына җил исә, ә караңгы күктән күбәләк, күбәләк кар бөртекләре төшә. Гамил акрын гына үзләре ягына бара торган тыкрыкка таба атлады. Үзе"" Алсу шундый матур, күбәләктәй яуган карны ярата иде, хәзер нәрсә эшли икән''- дип уйлады гына, парк янында үзләре яратып басып торган агач янында басып торган кешене күрде.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5