Алсу табибка карап:
-— Гафу итегез , тик ул чыннан да гаепле түгел, юк, юк. Үтенеп сорыйм беркаяда шалтыратмагыз, аның гаебе юк .
Табиб теләсә нишләгез дигән кебек иң башларын гына селкетте, аннары дарулар язган дәфтәр битен Сириннең кулына тоттырып китеп барды . Сирин исә Алсу янына килеп һәрвакыттагыча гафу үтенергә тотынды.
-— Гафу ит мине Алсу, мин чыннан да болай булыр дип көтмәгән идем.
Алсу кабат берсүзсез утыра бирде, ә нәрсә әйтергә, әйтүдән файда юк , ире барыбер үзгәрмәгәнен ул бик яхшы белә бит.
Вакыты белән кычкырасы килә,
Күз яшьләрен бер дә яшерми.
Бары йөрәге генә каршы чыга
Нәрсә әйтер аннары кеше ди.
Әй йөрәгем нәрсә эшлисең син?
Бәреп чыксын авыр хисләрең,
Бәлки шунда җаның тынычланып
Узып китәр моңсу кичләрен.
Ходай язган тормыш сукмакларын үтәргә, аны ничек җиңеп чыгарга икәнен Алсу белмәде. Ул бары Сириннең көннән көн күбрәк тавыш чыгаруыннан туйды. Бүген тагын кунаклар килә, Алсу акрын гына аш бүлмәсенә керде. Нишләргә? Ничек кенә булмасын , теләсәң теләмәсәң дә өстәлгә куярга ризыклар әзерләргә кирәк. Бөтенесе дә әзер булды дигәндә генә берәм - берәм кунаклар килә башлады. Өч дусты үзләре белән хатыннарын алып килсәләр, ике дусты хатыннарын үзләре белән алып килергә кирәк дип тапмаганнар. Алар артыннан ук Сирин үзе дә кайтып җитте. Бер дустының хатыны Люция чаба-чаба Алсуга булышты.
— Син нәрсә, ничек, кая икәнен генә әйтеп тор, ә мин үзем эшлим. Мин сине бик яхшы аңлыйм, үзем дә үттем ул юлдан. Минем балам инде зур, бүген әбисе белән калды. — дип елмайды хатын. Бөтенесе өстәл артына утыргач көтелмәгән хәл булды, Сирин Алсуның каршысына басып:
— Алсу кадерлем, бөтен дусларым алдында синең алда гафу үтенәсем килә. Әгәр үземне синең алда дөрес тотмаганмын икән гафу ит. Чыннан да мин бик үкенәм һәм дусларым алдында сүз бирәм, бүтән мондый хәл кабатланмас.
— Соң Сирин син дә мине гафу ит әлбәттә, бәлки мин әйтергә тиеш түгелдер, тик Сирин гафу үтенер өчен син дөрес ысул тапмагансың. Аның өчен болай өстәл әзерләтмиләр, — Люция башын чайкап куйды да— Белмим минемчә бу дөрес түгел , безгә бер торт белән чәй эчерсәң дә җитә иде. Ә Алсуны көне буе газ плитәсе янында тотып түгел. Алсуны сакларга кирәк , аеруча соңгы вакытта, минемчә бәби алып кайтырга да күп калмаган.
Сирин кабат үзен әллә ничек хис итте. Ә нәрсә әйтсен, ул бары Люциягә карап:
-— Әйе Люция син хаклы, ант итәм мин үзгәрәчәкмен, мин тырышырмын яхшы ир булырга.
Чыннан да бүген Сиринне алыштырып куйган кебек. Ул Алсу янында биеп кенә йөрде, хәтта кунаклар китеп беткәч тә:
-— Алсу чыннан да гафу ит мине үтенәм. Мине кешеләр янында гына сөйләнә дип уйлама. Әйдә мин сиңа булышам, син өйрәтеп тор кая, нәрсә куярга, ә мин үзем эшлим, савыт сабаны да үзем юармын. Беләсеңме,-— Сирин Алсуның кулын кулына алып,— син сиздеңме мин эчмәдем. Мин теге көннән соң бик күп уйладым, сиңа сугып җибәрсәм дә син мине полициягә җибәрергә теләмәдең. Син олы йөрәкле кеше , ә мин җүләр гел сине кыерсытам. Синең матурлыгын, ирләрнең сиңа сокланып караулары, сине күзләре белән ашаулары йөрәгемне телгәли. Ә исергәч мин сиптән ычкынган эт кебек, үз ачуымны тоя алмыйм.
— Соң минем ни гаебем бар Сирин ? Миңа караучыларны кыйна, аларга әйт, нигә, нигә миңа.....
-— Алсу —-Сирин Алсуның авызына бармагын куеп— Алсу гафу ит дидем бит инде. Ышан мин чыннан да үзгәрергә тырышам. Әй җүләр дә инде мин. Син бит кунаклар янында да чәй эчмәдең, чәшкәңдә дә чәй суыгандыр инде. Әйдә кара каршы утырып чәй эчәбез. Үткәннәрне онытып бәхетле яшәргә тырышабыз.
Сирин үз сүзендә торды , һәркөн диярлек Алсуга күчтәнәчләр ташыды, төрлечә күңелен күрергә тырышты. Алсу үзенчә Сириннең үзгәрүенә бик сөенде. Хәзер инде Сирин дусларына кунакка барса да"" Минем хатынымны саклыйсым бар, Алла сакласын исереп йоклап китсәм, кем ашыгыч ярдәм чакыра? — дип исерткеч эчемлекне авызына да алмады. Алсуга да:
-— Син хаклы булгансың кадерлем, теләсәң эчмичә дә утырып була икән. Кунакка чакырсалар да баш тартырга җиңел икәнен аңладым. Рәхмәт сиңа түземле булганын өчен. Хәзер алар гел бергә иделәр. Сирин дә буш вакыты булуга Алсу янына өйгә кайтырга ашыкты. Хәзер аларны зур эш көтә, бала бүлмәсенә ясле куярга, туачак балага киемнәр, пелёнкалар әзерләп куярга кирәк. Әйе бу бары бәхет китерә торган матур мәшәкатьләр генә. Ир белән хатын кулга кул тотынышып кибетләрдә йөрде. Берсеннән берсе матур киемнәр алынды, әлегә иртәрәк булса да Сириннең күзе тузды, туачак улына хәтта машина да алып куйды. Алсуның ай ваена да карап тормады, ул бары:
-— Минем улымның бөтен әйбере булачак — кына диде.
— Сирин мин алма димәдем бит, тик уенчыклар, машиналар алырга әле иртә генә димәкче идем, ал теләсәң мин каршы түгел. — диде Алсу иренең үзгәрүен күреп, шатланып. Ниһаять минем өчен дә тормыш елмая башлады дип уйлап куйды.
-— Менә шулай дип әйт аны кадерлем, ә сиңа үзеңә нәрсә кирәк?
— Миңа бер әйбердә кирәкми. Ярый әйдә кайтабыз мин ардым.
-— Синең сүз закон, әйдә кайтабыз. Өйгә кайтып әйберләрне урнаштыра башладылар гына Сириннең кесә телефоны шалтырады, ул телефонны алды, шалтыратучы аның әнисе Сөмбелә апа булып чыкты.
— Нихәлләр улым, нәрсә хәлләрегез?
-— Әни безнең хәлләр яхшы, менә кибеткә барып балага әйберләр алдык, бераз җыена башларга бит инде, үзеңнең хәлең ничек?
-— Улым нәрсәдер кәефем төшеп тора, әтиең эшем күп ди, гел юлда, сөйләшергә дә кешем юк.
-— Әни кайтып алыйммы, бездә бераз торырсың.
— Юк улым, йортка да күз колак кирәк, аннары .....
— Әни, әни, әти бит сиңа кыен булмасын дип атына кешеләр белән сөйләшеп, акча түләп өй, сарайдагы эшләрне эшләтә. Нинди күз колак турында әйтәсең син?
— Юк инде улым, мин инде Алсу бераз кайтып тормас микән дигән идем, ике, өч көн. Аннары теләсә дә бәби тапкач юлда йөри алмас, бала белән юлда йөрүе авыр бит, әлбәттә инде хәле яхшы булса.
— Хәзер әни-— Сирин Алсу белән сөйләшеп алды да-— Әни Алсу кайтам диде, без хәзер бераз ял итәбез дә, юлга чыгабыз. — дип Сирин телефонын сүндерде. Алсу да шатланып әнисенә шалтыратып үзенең авылга кайтуы турында әйтте. Авылга кайтып җиткәндә Сирин:
— Алсу мин сине әниләреңә кертәм , ул синең әниең һәм сиңа әни киңәше күбрәк кирәк. Үземдә бераз кереп утырам, аннары әни янына кайтам. Берәр кич әниең янында кунарсың, ә иртәгә үзем китәр алдыннан мин сине әниләргә илтеп калдырырмын ярыймы?
Алсу Сириннән бу сүзләрне көтмәгән иде , ул бары иренә карап елмайды да:
-— Рәхмәт Сирин, син чыннан да бик үзгәрдең һәм мин бу Сиринне күбрәк яратам.— дигәнен сизми дә калды.
-— Алсу, Алсуым син мине чыннан да яратасыңмы? — дип Сирин машинаны туктатты.
Әйе Алсу бу сүзләрне кызулык белән әйтеп атты, әйе Сирин аңа хәзер чыннан да ошый, тик дус буларакмы, яисә аның соңгы үзгәрүе тәэсир иттеме. Алсу үзе дә әле аңлый алмый иде , шуңа да ул теләр теләмәс кенә, Сиринне үпкәләтәсе килмичә:
— Ә нигә сорыйсың Сирин, син яратмаслык ирме? Безнең тормыш бик катлаулы башланды, ә нигә матур яшәр өчен язмышыбызга өмет бирмәскә? Без бит хәзер өчәү булабыз.
-— Синең менә шулай әйткәнең юк иде Алсу, рәхмәт сиңа. Мин чыннан да син мине яратсын өчен бик тырышырмын, ышанасыңмы?
-— Хәзер ышанам Сирин, хәзер ышанам.
Мәхмүдә апа белән Закир абый балалар кайтканга бик шатландылар. Чәйләп озак кына сөйләшеп утыргач Сирин әнисе янына китеп барды . Мәхмүдә апа Алсуга карады да:
-— Кызым Сирин чыннан да үзгәргәнме? Миңа гына тоеламы? Белмим нәрсә дияргә дә, безнең яныбызда гына шулай кыланамы?
— Әни үзгәрде ул, әле һаман да яхшы булырга тырыша.
— Белмим балам, белмим, көз көне телефон аша мин барын да ишетеп тордым. Ул өйгә кайтуга тавыш чыгарды, син минем белән телефон аша сөйләшә идең, ул тавышлана башлагач телефоныңны сүндерергә оныттың ахыры. Ә мин барын да ишеттем кызым, ишеттем, сиңа гына әйтмәдем, үзең сөйләрсең дип көттем. Ләкин син зарланмадың, димәк үзең шулай теләдең. Әгәр дә бик начар булса үзең үк аны калдырып кайтырсың дип көттем.
— Әни алар үткәндә калды, син дә әти белән әрләшсәң дә аның янында яшисең бит. Әни бөтен кеше ялгыша һәм бөтен кешегә бер тапкыр булса өмет бирергә кирәк . Аның үзгәрүенә үзем дә шатланам, минем дә бәхетле булырга хакым бар.
— Бар кызым, бар, хәерлегә булсын инде.
— Әни мин аңа ышанам, ул чыннан да бик тырыша. Әни нәрсә сорарга телим? Кара әле ә үзебезнең район хастаханәсендә бала табарга рөхсәт итәрләр микән.
— Соң ирең рөхсәт итсә табарсың, ләкин баланы кая алып кайтабыз соң? Кечкенә бала белән юлда йөрүе кыен булыр, үзең дә хәлсез буласың бит әле.
— Әни мин шуңа да әйтәм, әгәр Сирин риза булса мин синең яныңда бер ике атнага калыр идем. Әгәр рөхсәт итсәгез инде.
— Монысы нинди сүз тагын? Мин үзем бик телим, бераз бала да карышыр идем, сиңа да җиңел булыр. Юындырырга, киендерергә, имезергә өйрәтергә кирәк була . Әнә күрше әбиеңнең оныгы бала тапкан, үзен рәтләп карамаганнар, өйрәтүче булмаган, хәзер күкрәге шешенеп чыккан. Сөте күп булгач саварга кирәклеген белмәгән. Алланың рәхмәте белән исән сау гына булып тусын инде, ә сиңа исән имин бала табарга язсын. Үзем бала табарга җыенаммы, бик борчылам, — дип Мәхмүдә апа көлеп җибәрде.
-— Әлегә барда яхшы әни борчылма.
Алсу кисәктән генә уйга калды, Мәхмүдә кызына карап:
— Алсу нәрсә булды кызым, нәрсә булса да борчыймы әллә?
— Әни бәби тапканда хатын кызлар үләргә дә мөмкин диләр.
— Син нәрсә инде тагын, сөйләнмә әллә ни, үзең әйтмешли бар да яхшы була Алла теләсә.
— Әни әгәр үпкәләмәсәң минем сиңа бер соравым бар иде, тик ул бик четерекле сорау, чыннан әгәр үлсәм, минем белеп үләсем килә.
Мәхмүдә апа сагаеп калды, ул утырган җиреннән сикереп торды да :
-— Әйтмә бүтән ул сүзеңне, нинди үлү ул тагын? Кызым барысы да яхшы була дидем бит, мин һәрвакыт синең яныңда булам. Ә хәзер әйт, нәрсә борчый сине, нәрсә белергә телисең син?
-— Әни хәтерлисеңме мин бер кибеттән кайтканда бөтен киемем билчәннәргә, төйгәнәкләргә тулып кайтты, аягым да канаган иде.
— Ничек хәтерләмим инде, син егылдым дидең, ләкин мин тулысынча диярлек ышанмадым. Соңыннан сиңа төрлечә сораулар биреп карадым, ә син җаваптан качтың иде. Нәрсә кызым җавабын әзерме?
— Әни дөресрәге ул көнне мин сиңа сорау биреп син миңа җавап бирергә тиеш идең.
— Соң нигә соравыңны шунда ук бирмәдең? Минем кайчан сиңа каршы килгәнем бар әйт?
— Әни әйттем бит инде бу бик тә четерекле сорау, ул сорауга сиңа да авыр булачак җавап бирергә.
-— Булды, кабат сузасың, әйт, сора тизрәк.— дип кычкырып җибәрде түземлеге беткән Мәхмүдә апа.
— Бу нәрсә иде? Нигә Алсуга кычкырасың? Нәрсә суза инде ул ә, ?-— дип бүлмәгә Закир абый килеп керде— Я нәрсәгә карачкы күргән кебек катып калдыгыз?
Алсу бер әнисенә, бер әтисенә карап алды. Әнисенең кабат елауларын, әтисенең үзгәрүен теләми иде ул. Әтисе белән әнисенең яңадан араларын да бозасы килмәде аның, шуңа да:
— Әти, әни баланы кая бала табарга телисең, уйла, нәрсә сузасың диде— дип сүзне тизрәк икенчегә борды.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7