(Повесть)
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
3.
Илһамия
Хәмит өчен бу дөньяда иң кирәкле кеше әнисе иде.
Ире вафатыннан соң Мөнибә улын ялгызы тәрбияләде.
Хәмите ятимлекне, мохтаҗлыкны тоймасын өчен, үзе турында онытып, бөтен яшәешен аңа багышлады. Көйләп-иркәләп, бар теләген үтәргә әзер булып үстерде. Хәмит йокысыннан тора – ашарга пешкән, чәй кайнаган, юылган-үтүкләнгән кием әзерләп куелган. Биш яшьтә дә шулай булды, утыз биштә дә. Улы мәктәпкә китә – ана урын җыя, савыт юа. Улы эшкә китә – ана урын җыя, савыт юа… Бу өйдә тормыш гел бер эздән бара. Сакаллы сабые утырган арбаны һич авырсынмый тарта ана. Аның бөтен шатлыгы, бәхете, өмете шунда. Әни кеше, үзе дә сизми, баласының колына әйләнде. Ә Хәмит күңелендә җаваплылык хисенең тамчысы да юк, ул әнисенең кайгыртуын, иркәләвен, шулай тиеш дип кабул итә. Мөнибә улыннан гомерендә бер тапкыр да «Әни, хәлең ничек?
Арымадыңмы? Ярдәм кирәкмиме?» кебек сорауларны да, рәхмәт сүзләрен дә ишетмәде…
Ләкин көннәрдән бер көнне көтелмәгән хәл килеп чыкты. Хәмит эшкә соңга калды. Соңга калды, чөнки аны: «Балакаем, тор!» – дип уятучы булмады. Хәмит берсе – тугыз, икенчесе өч саннары өстендә утырган сәгать телләренә ни уйларга белми шаккатып карап торды да:
– Әни! – дип кычкырды.
Аңа җавап бирүче булмады… Егет, сикереп торып, кухняга чыкты, анда бушлык иде. Өстәл дә буш, плитә өстендә дә пешкән-кайнаган әйбер күренми, хәтта чәйнек тә сап-салкын!
Аптыраган егет әнисе бүлмәсенә юнәлде. Дөньяда утыз биш ел яшәп, аның эшсез чагын күрмәгән егет шаккатты: әнисе әле һаман йоклап ята иде!
Хәмит, көйсез баладай авызын турсайтып:
– Әни, ник мине уятмадың? Мин эшкә соңга калдым бит! – дип кычкырды.
Әнисе дәшмәде, хәтта кузгалмады да. Хәмит аңа якынрак килде, беләгенә ачу белән китереп төртте:
– Тор инде, тор! Ашау ягын кара!
Әмма ана аңсыз иде. Куркынган егет күршеләренә йөгерде. Тегеләр «ашыгыч ярдәм» чакыртты. Ак халатлы кешеләр әнисен, носилкага салып, үзләре белән алып китте.
Хәмитнең уйсыз-гамьсез дөньясы шул мизгелдә ишелде дә төште. «Әни терелмәсә, мин нишләрмен? Нишләрмен мин?!» – дип баш ватты ул. Бу уйлар аның бөтен тынычлыгын алды, шомга салды. Үзенә чәй дә куеп эчалмаган егет чарасыз һәм мескен иде…
Инфаркт кичергән әнисе аякка басты басуын, әмма үлемнең бүген-иртәгә ишек кагуын чамалый иде. Үз хәлен яхшы аңлаган ана исән чакта кадерле сабыен ышанычлы, җылы кулларга тапшырып калдырырга ашыкты. Хәлен белергә килгән һәр танышына шул гозерен җиткерде.
– И Мөнибә, күптән вакыт! Кырыкка җиткән улыңны көйли-көйли шул хәлгә калдың да инде. Сине кызганмаган кеше юк, – диде берсе.
– Өйдә дә үзең, бакчада да үзең! Бердәнберем дия-дия, атасыз дия-дия, тәмам узындырдың. Ата каешы эләкмәгән шул аңа. Үпкәләмә, улың харап иркә, булдыксыз, кулыннан бер эш килми. Кем генә ризалашыр икән? – диде икенчесе.
– Минем белән бергә эшләгән Нурфиядә бер кыз тора. Укый-укый, яше утызга җиткән. Авыл кызы, акыллы, сабыр күренә. Сайлар-сайланыр вакыты үткән, бәлки, ризалашыр. Сөйләшеп карыйм, булмаса, – дип өметләндерде өченчесе.
***
Шулай итеп, Илһамия кияүле булып куйды. Аны димләгән апа чак кына ялгышты, аңа утыз түгел, утыз өч яшь иде. Икенчедән, акыл туплаган, сизгер кыз бер күрүдә үк егетнең нинди камырдан икәнен чамалап алды. Дөньяда, беркемдә гаме булмаган, буш карашлы, пошмас бәндә икәне йөзенә генә түгел, бөтен килеш-килбәтенә язылган иде. Әмма дә ләкин нык-таза гәүдәсенә, чибәр йөзенә, шул йөзнең күрке булган зур соры күзләренә баккач, Илһамия болай уйлады: «Акыл минем үземдә дә җитәрлек. Бу чибәр егетне култыклап, авыл урамыннан бер узсам, ник һаман ялгыз, дигән бәйләнчек сораулардан котылачакмын. Аның холкын-акылын кем белә?»
Димче хатын аңа әйтте:
– Иркәм, барысы да үзеңә калачак. Кыр хәтле ике бүлмә, сигез сутый бакча, бар нәрсә җитеш. Мөнибә – бик тырыш, булдыклы хатын. Тик озак яшәмәс инде, йөрәге таза түгел, хәтәр инфаркт кичерде. Хәмит акчаны көрәп ала, тиененә хәтле анасына кайтарып бирә. Эчми, тартмый, тагын ни кирәк? Егетне кулга ияләштерсәң, бер нужа күрми яшәячәксең. Әзергә бәзер булып киләсең, чамала!
Кеше көен көйләп, ятларга җайлашып, фатирдан фатирга күчеп йөрү туйдырган иде. Ичмасам, үз куышым булыр, дип сөенде кыз. Барысын да уйлап-исәпләгәч, тәвәккәлләде, гомерен Мөнибәнең бердәнбер кадерле улы белән бәйләргә булды.
Кияве белән беренче үткәргән төн Илһамиядә ифрат авыр хисләр калдырды. «Мәхәббәт дигән нәрсә уйдырма.
Без хайваннардан әллә ни аерылмыйбыз икән», – дигән нәтиҗә ясады ул. Янына Хәмит килә башласа, бөтен тәне куырылып, өшеп китә, гүя салкын ташка әйләнә, ире белән кушылган газаплы минутлар чиксез тоела башлый…
– Син минем Хәмитемне, зинһар, ташлама, кызым.
Сабый хәлендә бит ул, ялгыз бер көн дә яши алмый. Хәмитемне ташласаң, мәңге бәхил булмам, каберемдә дә рәнҗеп ятармын, – диде аңа каенанасы. Күзләрендә яшь иде…
Икенче тапкыр инфаркт еккач, ул инде мантый алмады, күбрәк урында ятты. Аны карау-тәрбияләү тулаем Илһамия өстенә төште.
– И бала, ярый әле бәхетемә син булдың! Ходай саулыгыңны бирсен! – дип рәхмәтләр укыды Мөнибә. Бик сабыр булды үзе, артыгын сорамады, борчымады. Карашын түшәмгә төбәп ятты да ятты. Ниләр генә уйлап бетергәндер көннәр, төннәр буена…
Илһамия аны кызгану хисе белән ярата, ярату хисе белән кызгана иде. Авыру кешене карау ялыктырса да, каенанасының үлемен теләмәде. Ир хакына да, фатир хакына да түгел, язмыш аны бу йортка гүя шушы бичара хатын хакына, аның соңгы көннәрен җиңеләйтү өчен китергән иде. Соңгы сулышын алып, күзен мәңгегә йомганчы Илһамия каенанасы кырында булды.
***
Ул көнне Хәмит эштән соңарып кайтты. Кешегә кайгылы хәбәр җиткерү биниһая авыр эш. Илһамия, ире каршына чыгып, сүзне ничек башларга белми торды.
– Нәрсә? – диде Хәмит, хатынының үзенә текәлеп торуын күреп.
– Хәмит… Әни үлде бит… Менә… ярты сәгать элек кенә…
– Синекеме?
– Юк, безнең әни. Синең әни…
Хәмит курткасын эләргә үрелгән җирдән катып калды. Аптыраулы карашын Илһамиягә төбәп:
– Нишләргә соң инде хәзер? – дип сорады.
– Соң… янына кер… хушлаш…
– Хәзер, – диде ир. Тик әнисе янына түгел, ваннага кереп китте, кулларын юып чыкты. Бу аның канына сеңгән гадәт, ул шулай өйрәнгән иде. Аннары кухняга юнәлде: – Ашарга бардыр бит? Арытты бүген. Ике вагон такта бушаттык.
Илһамия иренең битараф тынычлыгына башта нык гаҗәпләнде, аннары аклау тапты: «Шулайдыр… Башына артык зур хәсрәт төшкәндә, адәм баласы уйлау сәләтен югалта, миңгерәп каладыр…»
Әниләре белән хушлашып, аны җир куенына иңдергәч, Хәмит, Илһамиягә мөлдерәп карап:
– Әни урынына син калдың хәзер, – диде.
Шулай булып чыкты да. Сакаллы сабыйның әнкәсе дә, нәнкәсе дә булып калды Илһамия. Гүя тәрбиягә олан алды…
Үз гаиләсендә ни аңлау, ни җылылык табалмаган хатын-кыз эшендә юаныч эзли, өйдә булмаган кадер-ихтирамны, таяну ноктасын читләрдән тапмакчы була.
Каенанасы исән чакта Илһамиянең тормышы мәгънәле булган икән әле. Эшеннән ашыга-ашыга кайта иде, чөнки белә: өйдә аны өзелеп көтүче кеше бар. Ул кемгәдер кирәк, берәү аның ярдәменә, күңел җылысына мохтаҗ.
Аның пешергән ашын рәхмәт әйтеп ашыйлар, юган киемнәрен рәхмәт әйтеп кияләр.
Хәзер бу өйдә телевизор тавышы гына ишетелә. Карашын экранга төбәп, дөньядан югалган Хәмит көлми дә, еламый да, сөйләшми дә. Көйләп җибәрелгән курчак кебек йөри. Тор, дисәң тора. Утыр, дисәң утыра. Илһамия ничә тапкыр аның белән ачылып сөйләшергә омтылып карады, ләкин юк, барып чыкмый. Хәмит, карашын экраннан алмый гына, «аха-уху», «ну-ну» дип җавап бирүдән узмады. Бер-бер сорау бирсә: «Үзең кара», – дип котылды. Илһамиянең эше дә, үзе дә, аның борчу-шатлыклары да ирне кызыксындырмый иде. Иң мөһиме, ашау-эчү вакытында булсын.
Илһамиянең ир белән яшәве бер түбә астында көн күрүгә һәм өйдәшенең хезмәтчесе булуга гына кайтып калды. Дөрес, хезмәте өчен ир яхшы түли иде. Әйе, барысы да булды: чибәр ир дә, үз почмагы да, акчасы да…
Ләкин шатлык юк, бәхет юк, бу өйгә кайтып керәсе килми. Бу ирнең буш күзләренә карыйсы, салкын кулларына кагыласы килми. Үзенең ашыгуын, ялгышын аңлап, Илһамия газаплана, үкенә, эчтән генә елый, ләкин тормышын үзгәртергә көч тапмый иде…
***
– Татар теле укытучылары эшләми, чөнки нагрузкагыз аз. Дәрес вакытында да коридорда әрле-бирле йөрисез, – диде директор педсовет утырышында.
Егерме елдан артык стажы булган Тәнзилә Гамировна, ни сабыр булса да, түзмәде, торып басып хәлне аңлатырга, акланырга кереште:
– Раиса Альбертовна! Үзегез дә яхшы беләсез, мәктәптә аерым татар теле кабинеты юк. Дәрес үткәрү өчен буш класс эзләп, күпме вакытыбыз әрәм була. Мәсәлән, әле кичә генә мин әдәбият дәресен спорт залында үткәрергә мәҗбүр булдым.
Директор бу хакта беренче тапкыр ишеткәндәй, йөзенә чиктән тыш гаҗәпләнү кыяфәте чыгарып, кашларын җыерды:
– Ничек алай? Ник мин бу хакта белмим? Ник әйтмәдегез?
Хәлбуки, ул барысын да яхшы белә, Тәнзилә Гомәровна иң беренче нәүбәттә аңа мөрәҗәгать иткән иде.
Директорның икейөзлелеге, коллектив каршында үзен пакь, хаклы итеп күрсәтүе укытучыны аптырашта калдырды. Әмма эченнән ни үртәлсә дә, кичерешләрен йөзенә чыгармыйча, тыныч, басынкы тавыш белән:
– Инде белдегез. Киләчәктә бу проблема хәл ителер дип ышанам, – диде.
Директор исә аның сүзенә мөһер сугарга ашыкмады, һөҗүмен дәвам итте:
– Мәктәптә татар телендә бер чара үткәрелми! Әнә ата-аналар район газетасына жалоба язган. Бүген редактор шалтыратып әйтте. Сафуанов үз кеше, аңлаштык-килештек, хатны әлегә бастырмаска ризалашты. Менә шул, хөрмәтлеләрем! Шәһәр күләмендә гөрләрлек татар телендә шәп бер чара оештырыгыз. Сафуановның үзен чакырып күрсәтерлек булсын!
Кирсанованың сүзен хуплап, башкалар да гөрелдәшеп алды: «Шулай… алар да эшләсен! Югыйсә көненә ике-өч дәрес үткәрәләр дә өйләренә таялар. Бик рәхәт яшиләр…»
Җыелыш саен бер балык башы. Үз почмаклары, аерым кабинетлары да булмаган биш укытучы директорның кан дошманына әйләнде дә куйды. Моныңкүреп, башкалар да җай килсә-килмәсә дә чукырга тора: «Кемгә кирәк сезнең телегез? Аның белән ерак китеп булмый!» Татар телчеләре бу мәктәптә Андерсен әкиятендәге шыксыз үрдәк хәлендә иде.
Хурланды Илһамия. Аны һәм иптәшләрен генә түгел, туган телен, милләтен кимсетәләр. Үз илеңдә, туган җиреңдә бит! Дәшми калырга ярамый. Юк, ярамый!
– Раиса Альбертовна! Берне түгел, ун чара үткәрә алабыз. Менә озакламый Яңа ел бәйрәме җитә. Бераз акча бүлеп бирсәгез, татарча Чыршы бәйрәме үткәрер идек.
– Нәрсәгә акча? Аны бушка үткәреп булмыймыни? – диде директор.
– Чыршы бәйрәме бүләксез булмый. Призлар, бүләкләр алырга кирәк.
Кирсанованың йөзенә мыскыллы елмаю кунды:
– Ансыз да була! Җырласыннар, биесеннәр, Тукайны сөйләсеннәр. Сметада татар елкасы өчен акча каралмаган. Бүләк аласыгыз килсә, ата-аналардан сорагыз.
Тагын ата-аналар кесәсенә тыгылыргамы? Болай да мәктәп алардан, әйләнгән саен, акча теләнә, әле ремонт, әле инвентарь өчен… Әмма директор белән бәхәсләшү – таш стенаны маңгай белән җимерү кебек файдасыз эш.
Җыелыш тәмамлангач, бер йодрык булып укмашкан биш җан, урам чатына басып, күңел бушатты. Берәүнең дә авыр уйлар, күңелсез кичерешләр белән ялгыз каласы һәм җанга ягылып калган керне өйгә ияртеп кайтасы килми иде. Ни дисәң дә, бергә-бергә җиңелрәк.
– Юкка гына әйттең ул сүзне, Илһамия. Барыбер берни барып чыкмаячак. Көлкегә генә калырбыз… – диде Тәнзилә, уфтанып.
– Бергәләп тотынсак, оештыруын оештырырбыз анысы. Ата-аналарның үзләренең каршы килүе бар. Халык урыслашып беткән хәзер, үзебезнең татар ук «ниемә кирәк ул татар теле» дип тора.
– Менә шундыйларның фикерен үзгәртер өчен кирәк тә инде! Сер бирмик, кызлар! Монда бит сүз милләт турында бара. Без кемнән ким?
Татар иҗтимагый үзәгенә йөреп, купшы, күтәренке рухта сөйләшергә өйрәнгән Разия Булатовна шәһәрнең гап-гади мәктәбендә күтәрелгән вак кына проблеманы гүя тау башына күтәреп куйды:
– Без җиңсәк, милләт тә өскә чыгачак!
– Әллә соң… үзебез җыелышыйкмы? – диде кыяр-кыймас кына Илһамия.
– И-и Илһамия… Безнең кесәдән чыккан акча… Ярты хезмәт хакы мәктәптә кала ләбаса. Татар язучыларының портретларына кадәр үз акчабызга алдык бит. Үзебезгә үзебез спонсор.
Кинәт Разия Булатовна, кош тоткандай шатланып, кул чабып, әйтеп куйды:
– Кызлар, өмет бар! Мин укыткан класска быел бер яңа кыз килде. Әлегә кадәр әбисендә, авылда яшәгән, анда укыган. Аның әтисе эшмәкәр. Бик татар җанлы кеше. Бәлки, сез дә беләсездер. «Камил» дигән фирма хуҗасы Раил Яруллин. Ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итегез, дигән иде. Менә бит, бик вакытлы искә төште!
– Алайса, сорап карыйк, – диеште укытучылар сөенешеп.
– Эш урынына барырга кирәк. Алай солидныйрак булыр. Илһамия, барасыңмы минем белән?
Разия Булатовна никтер нәкъ менә аңа мөрәҗәгатъ итте.
– Барам, – диде Илһамия.
Шулай килешеп аерылыштылар.
***
Раил Яруллин харап эшлекле кеше булып чыкты. Аны сәгатьтән артык көтәргә туры килде. Инде өметне өзеп китәргә кузгалганнар иде, ишек төбендә, нәкъ каршыларында, озын буйлы, баһадир гәүдәле ир пәйда булды. Ул Разияны танып исәнләште, Илһамиягә елмаеп баш какты да, ишекне ачып, ханымнарны кабинетына үткәрде.
– Урнаша торыгыз, – дип, урын тәкъдим итте. Үзе исә, курткасын да салып тормыйча, бүреген өстәлгә ташлады да телефонга ябышты:
– Алло, бу «Камил»дән, Яруллин. Машинагызны кире бордык, цемент дым тарткан, бернигә яраксыз. Кабул итмәдек. Анысы сезнең проблема. Башка җирдән табарбыз. Хуш иттек.
Трубканы куюга, кунакларына карап, бик җылы итеп елмайды:
– Гафу итегез, көттердем. Ашыгыч эш килеп чыкты.
Тыңлыйм сезне.
Дөньяда саран телле, сүзләрен үлчәп кенә сөйләшүчеләр бар. Телнең бар вазифасы көне-төне лыгырдау, дип уйлаучылар да шактый. Әмма тыңлый белүчеләр аз. Раил Мансурович шундый сирәкләрнең берсе булып чыкты.
Ул акыллы, уйчан күзләрен әле Илһамиягә, әле Разияга төбәп, кунакларын сабыр гына тыңлады. Укытучы ханымнар тынып калгач, кулы белән ияген сыйпап, бераз уйланып торды.
– Мин каршы түгел. Тик бер шартым бар. Бәйрәм галочка өчен түгел, чын күңелдән үткәрелсен иде. Истә калырлык булсын. Бу вакыйга матбугатта яктыртылсын.
Телевидение булуы шарт. Үземне күрсәтү, реклама ясау өчен түгел, дөрес аңлагыз. Киңәшмә саен, эшмәкәрләр шәһәр тормышында катнашмый, дип сүгәләр. Кыскасы, «Камил» фирмасының эше күренергә тиеш. Башлык шәһәр яңалыкларын гел күзәтеп бара.
Яруллин ярдәмне акчалата күрсәтергә булды.
– Ни кирәген үзегез беләсез, алыгыз, чекларны бухгалтериягә тапшырырсыз. Хәер, Разия Булатовна, сез тәртибен беләсез инде.
Раил Мансурович аларны озата чыкты, ишек ачып, юл бирде. Хушлашканда Илһамиянең күзенә туры карап, аны тәмам аптырашта калдырып:
– Сезнең белән кабат очрашуыма бик шат, – диде…
Юл буе баш ватты Илһамия: бу кеше белән кайда, кайчан кисеште юллары? Кабат очрашуыма, диде бит. Сәер, Яруллинны беренче тапкыр күрүе югыйсә. Бәлки, ялгышып, башка берәү белән бутагандыр. Бервакыт аның белән шундый хәл булган иде инде.
Институтны тәмамлаганга биш ел булгач, курсташлары белән очрашырга килешкән иде алар. Илһамиянең шуннан кайтып килеше иде. Казан вокзалында автобус көтеп утырганда, каршына авызын ерып, йөзен кояштай балкытып, бер егет килеп басты:
– Сәлам, яшьти! – дип кулын сузды.
Бу егет танышырга тели бугай, дип уйлады кыз. Шуңа җавап бирмәде. Вокзал тирәсендә кем йөрмәс.
– Ник дәшмисең? Безнең якта сәламне җавапсыз калдырмыйлар иде, – диде егет, үпкәләгән кыяфәт чыгарып һәм аның янына килеп утырды да: – Син һаман шундамы? – дип сорады.
– Шунда, – диде Илһамия, бу уенның асылын аңлый алмыйча.
– Ник очрашуга килмәдең?
– Килдем бит. Шуннан кайтуым, – диде Илһамия, гаҗәпләнеп.
Бу егет аларның очрашуы хакында каян белә? Кем ул?
Ник аны Илһамия танымый?
– Килдеңмени? Нишләп берсе дә күрмәде икән? Невидимка булып йөрсәң генә. Гомергә эре булдың, безне кешегә санамадың.
Берни аңламаган Илһамия дәшмәде.
– Барысы да килде. Син генә юк идең. Таңга кадәр утырдык.
Сәер… Инде бу табышмакның очына чыгасы килә иде.
– Нинди очрашу соң ул?
– И, кыланма инде. Соң, классташлар очрашуы, билгеле. Сиңа әйттек диделәр бит.
Классташ? Гомерендә беренче тапкыр күргән бу кеше аның классташымы? Сабакташын танымаска хәтерсез карчык түгел бит ул.
– Мин сезнең классташ түгел, шуңа күрә бармадым, – диде кыз.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев