* * *
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
* * *
Кадерле кешебезгә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, гаиләсендә ак бәхетләр, куанычлар, үз тиңе белән матур итеп яшәүләрен телибез. Син бит безнең яшәү яме, синсез безгә бик күңелсез. Яшә әле безне шатландырып.
***
Сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим.Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син.Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә яссын!
***
Өстәлегез тулы һәм түгәрәк булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, балаларыгыз тәртипле һәм тәүфыйклы булсын, акчагыз күп һәм куанычлы булсын, тормышыгыз тигез һәм матур булсын!
***
Сине туган көнең белән тәбрик итэм. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.
***
Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.
Йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Рәхмәтлемен, изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.
* * *
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!
Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
* * *
Кадерле … ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Хөрмәтле …!
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,шулкадәрле яшьтер моңа диеп карамыйлар, бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл чәчәксең, ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур чәчәсең.
Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын. Йолдызлы аяз күгеңдә ак бәхеткәең ак болытларга ашып торсын. Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен, мәхәббәтең, хис-тойгыларың сүрелмәсен, җан-бәгырьдән түгелмәсен.
Юлларыңа гөлләр сибелсен!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7