Кечкенә бер бәлки кисәген,
Күзе күрде, җаны белән тойды,
Кеше гомерләрен кискәнен..
Алабуга, Түбән Кама, тагын,
Кайда безгә шартлау көтәсе?
Күпме үлем килер тагын илгә,
Күпме балаларын югалтып,
Ата - ана, түгәр кайгы яшен,
Өметсез бер җанын юатып..
Кемгә кирәк дөня тулы сугыш?!
Тынычлыктан әллә туйганнар?
Алабугам, синең балаларың,
Үлем өчен әллә туганнар!!?
Юаталар..Тиздән, тиздән-диеп,
Үч алырбыз кемнәр гаепле!
Сәясәтчеләрнең алдашыннан,
Табып буламы ул гаепне?
Үчтән туа, бары золым гына,
Үч яңарта, яңа үчлене..
Шартлатыгыз Җирнең Шарын,
Кайсыгыз ә , шундый көчлеме?
Табарсызмы кабат яшәр урын?
Калырмы соң яшәр кешелек?
Кеше үтерүнең тәмен табып,
Кемнәр шулай яши бер көнлек?
Мәтам моңы, татар йөрәгендә,
Бер аңламый, нигә үлгәнен..
Бүген әфәт күрде Татар иле...
Тетрәндереп халкым йөрәген.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев