Предыдущая публикация
Җәй дә үтәр, кая барасың,
Куаклар да әнә калтыранып,
Йота август эссе һавасын.
Көзгә иртә, әле чәчкәләрдән,
Умарталар, бакыр күренгән,
Соңгы тәмен татып гөләренең,
Бал суыра чәчкә ирененнән.
Җиле кинәт кенә исеп куйса,
Онытылып нидер әйтергә,
Тузаннарның чыга татлы исе,
Балачактан калган хәтердә,
Ә кичләрен, һава кинәт сүнеп,
Рәхәт кенә суык төшкәндә,
Юл кырыннан әрем исе аңкый,
Иске татлы шәраб эчкәндәй.
Шәрә төнгә чиксез йолдыз сибә
Соңгы киемен дә сүтепме,
Чакыра күк очырашулар көтеп,
Җемелдиләр әнә: -Үп мине!
Туган якта җәйнең соңгы ае,
Азак хисләр җәйнең шашына,
Соңгы назын сибә азаккысын,
Җәй китәргә күрәм ашыга..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев